Ташкичү (Арча районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ташкичү (Арча районы) latin yazuında])
Ташкичү
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°20'тн, 49°44'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 396 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422039
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Ташкичу

Ташкичү (Арча районы) – гаять зур тарихлы авыл. Күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Мәхмүт Галәү, Батырша һәм башка шәхесләрнең тормыш юлы бу авылга бәйләнгән. Бүгенге көндә авылда урта мәктәп, таш мәчет бар. Ташкичү мәчете дә зур тарихка ия. Анда 1819 елда бернче намаз укылу мәгълүм.

Ташкичү авылы район үзәге Арча шәһәреннән — 33, Казаннан 99 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул — җирле үзидарә үзәге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкичү авылы атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана. XVIII йөз чыганагы булган Д. А. Корсаков хезмәтендә аның элекке Ходайгол (китапта — Кудайгул) исеме белән бергә, хәзерге атамасы Ташкичү дә телгә алына һәм анда ясак түли торган 164 татар яшәгәнлеге күрсәтелә. Ашыт суы янына утырган Ташкичү авылы турында А. Артемьев түбәндәге мәгълүматларны бирә: «Ташкичү (Ходайголь бушлыгы) авылындагы 134 хуҗалыкта 504 ир-ат һәм 456 хатын-кыз исәпләнә, авылда бер мәчет эшли». Ходайголь яисә Ташкичү авылы Н. Н. Вечеслав бастырып чыгарган хезмәттә (1878) искә алына. Авылдагы 190 йортта ислам дине тотучы 478 ир-ат һәм 478 хатын-кыз яшәгән. Анда бер таш мәчет, агач мәктәп, су тегермәне, бер тимерче алачыгы һәм ике кибет булган. И. А. Износков китабында авылның Ашыт суы буенда, Уржум сәүдә юлының уң ягында утырганлыгы әйтелә. Атама «таш» һәм «кичү» сүзләре кушылып ясалган. Галим аның Ташкичү, Ходайголь бушлыгы (пустошь), Ходайголя дип аталуы турында яза. Авылда 127 хуҗалык булып, анда ислам дине тотучы 478 ир-ат һәм 433 хатын-кыз яшәгән. Тормышлары уртача булган. Халык балта эше, тимерчелек белән шөгыльләнгән. 1898 елгы белешмәдә Ходайголь (Ташкичү) авылында татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К. П. Берстель китабындагы мәгълүматларга караганда, Ходайголь (Ташкичү) авылында 815 татар кешесе исәпләнгән. Татар шәҗәрәләрен җентекләп өйрәнгән М. Әхмәтҗанов хезмәтендә 23 чылбырны берләштергән «Урмат шәҗәрәсе» бар. Аның хронологик чикләре XVII—XX йөзләр. Бу шәҗәрәдә телгә алынган кайбер шәхесләрнең тормышы Ташкичү авылы белән бәйле.

Элекке вакытларда Ташкичү авылы халкы, Иске Ашыт, Иске Кенәр, Печмәнтау, Сөрде, Мәмсә, Ташчишмә (Иске Тазлар) авыллары белән берләшеп, Ашыт исемле җыен бәйрәме үткәргән. Бу җыен икенче төрле Катык җыены дип тә аталган.

Авыл атамасы Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә түбәндәгечә искә алына: «Ташкичү — Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күп өлеше Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп урнашкан. Исеме элеккеге «Ходайголый хәрабәсе»нә мөнәсәбәтле исем белән «Ташкичү» дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм буладыр. Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес Ашыт авылы кешеләреннән — Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең туу, килеп урнашу, вафат булу тарихлары ачык билгеле булмаса да, якынча безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1130 (1717) еллар тирәсендә булыр. Чөнки Туйхуҗаның оныгы Габделгаффар бине Иштирәк бине Туйхуҗа 1230 (1814) ел азагында вафат булып, яңа каберлектә күмелгән.

Туйхуҗаның тугыз улы Ташкичүдә туган.

Балтач авылыннан чыккан кеше — мелла Габделхәким бине Габбас. Бераз вакыт Ашытта имам булып, соңрак имамлыктан китеп Ташкичүдә яшәгән, анда балалары бар.

Пимардан килгәннәрдән Әхмәдшаһ бине Баһадиршаһ бине Габид бине Мөхәммәд бине Заһид Ташкичүдә яшәгән».

Авылда таш мәчет бар. Аны 1817 елда Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре Сөләйман бине Нәзир бине Туктамыш бине Мөслим төзетә. Бу мәчеттә XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинен этисе Баhаветдин мулла булып торган. XIX йөзнең беренче чирегендә мәчеттә Шәмсетдин бине Габдрахман әл-Кышкари имам вазифасын үтәгән. Соңыннан ул Каһирәдә, мөселман университетында укыта. Шиһабетдин Мәрҗани авылның агач һәм таш мәчете турында тулы мәгълүмат бирә. Аларның кайчан һәм кем тарафыннан салынуларын, сипләтеп, тазартып торылу вакытларын һәм кемнәрнең имам булып торганлыкларын тәфсилләп сурәтли. Хәзерге вакытта мәчетнең таш бинасы исән. Халык мәчетне яңадан сафка бастырган.

XVIII—XIX гасырларда Ташкичү авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан. Анда шул вакытның данлыклы дин әһелләре укыганнар һәм укытканнар. Алар арасында ахун Габдессәлам бине Урай аерым урын тоткан. Аның Габдулла Галиев (Батырша, 1715—1762) исемле данлыклы бер шәкертенең, 1755 елда патша режимының коллык сәясәтенә каршы оештырылган крестьяннар күтәрелешен җитәкләве гаҗәп түгел.

Ташкичү мөәзине Мостай бине... турында Шиһабетдин Мәрҗани мондый сүзләр яза: «Мылтык атарга оста кеше булган, бик күп аюлар атканлыгы телдә йөри. 1248 (1832) елның азагында мөәзинлектән китте һәм шул ук елда вафат булды. Нәселеннән Ташкичүдә Хисаметдин бине Мохтар бине Мостай һәм бертуган энесе Мифтахетдин, Троицк шәһәрендә Закир исемле оныгы бар...»

Ташкичү авылы зиратында XX йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташлары табылган. Аның берсенә болай дип язылган: «Рәхмәте Аллап әл-галим әл-вазыйл мелла Галәэтдин бине мелла Баһаветдин әл-Мәрҗани руми 1908 елда 68 йәшендә — дарел-бакая рихләт әйләнде». Әлеге каберташ татар язучысы Мәхмүт Галәүнең әтисе, Шиһабетдин Мәрҗанинең энесе кабере өстенә куелган.

Олылар сөйләвенә караганда, авылга иң беренче килеп утыручылар Бакый нәселеннән булган. Бу нәселнең тамыры нык һәм күп булган. Алар тау кырыена чишмә казыйлар һәм ул чишмәне өй рәвешле эшләп куялар. Халык бу чишмәне Бакый чишмәсе дип атый башлый.

Авылда Түбән оч, Югары оч, Атау ягы урамнары бар. Элек авылның күп йортлары Атау ягында булган. Әле хәзер дә анда элекке йорт нигезләре — чокырлар беленеп тора. Еллар үтү белән, халык Югары очка күчеп утырган, хәзер Атауда ике генә хуҗалык калган. Атау белән авыл арасын кечкенә инеш аерып тора. Инеш ярында тал, шомырт агачлары күп үсә.

Авыл янәшәсендә Бакый, Кәтәй, Әйбәт, Шәйхи, Түбән оч чишмәләре бар. Шәйхи чишмәсен икенче төрле Атау чишмәсе дип тә атыйлар, аны Шәйхи ага карап, чистартып торган.

Авыл янындагы Ашыт суында балалар су коеналар. Елганың су коена торган урыннарының үз исемнәре бар. Авыл уртасына туры килә торган урынын — Вәлиша, ә Түбән оч күпере янын әфисәр дип атыйлар. Ашыт суына тагын Кәтәй, Ызбай, Симет, Лашман елгалары коя. Яз көннәрендә элек Лашман елгасыннан сал агызганнар. Ташкичү тирәсендә Кысна, Ашытбаш, Атау болыннары булган.

Авыл Ашытның сул ярында урнашкан, ә уң як ярындагы болында элек ел саен Сабантуйлар гөрләгән. Бу болын Ташлы тауга тоташкан. Язучы Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә Ташкичү авылы телгә алына. «Авылдашым Нәби» әсәрендәге Нәбиулла «Ташкичүнең Ташлы тавыннан тәгәрәп төшеп күзен чыгара».

Шәйхи чишмәсе кырыеннан тауга менгәч, ерак түгел урман күренеп тора. Урман кечкенә, халык аны Корт бакчасы дип йөри. Бу урманда элек колхоз умарта тоткан. Хәзер анда умарталык юк, ләкин истәлеккә атамасы калган.

Авыл янындарак иске зират дип йөртелгән зират урыны бар. Аның зират икәне беленми дә, чөнки каберләр җир белән тигезләнеп беткәннәр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкичүдә халкыбызның күренекле галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани үсә (18181889). Ул Әтнә районының Ябынчы авылында туган. Аңа ике яшьләр чамасында әти-әнисе Ташкичү авылына күчеп килә. Мәгълүм булганча Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәт 1254 ел, 6 шәүвәл/1838 ел, 12 декабрьдә Ташкичүдән чыгып Бохарага сәфәр кыла.[1]
Ташкичүдә белем алган мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә "Шиһабетдин Мәрҗани укулары" уздырыла. Бу фәнни чарада фәнни хезмәткәрләр, профессорлар, шагыйрьләр, Шиһабетдин Мәрҗани туганнары, журналистлар, укытучылар, укучылар катнаша.
1866 елның??? сентябрь аенда Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист һәм тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) туган. Ул 1938 елның 12 ноябрендә вафат була.

Өлкәннәр аның «Мөһаҗирләр» әсәрендә Ташкичү кешеләренең берничәсе прототип булган дип сөйлиләр.

Ташкичү авылында олуг затның музее[2] һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шиһабетдин Мәрҗани (китап)
  2. Расиха Фаизова. «Таттелеком»да Мәрҗани елы. «Мәгариф», 2018 ел, ноябрь, 11-15 бит
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International