Рафаил Төхфәтуллин
Рафаил Төхфәтуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин |
Туган | 1 гыйнвар 1924 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча кантоны, Яңа Иябаш |
Үлгән | 15 июль 1994 (70 яшь) РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | язучы |
Балалар | уллары Рөстәм, Мансур, Ильяс |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Рафаил Төхфәтуллин, Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (рус. Рафаил (Рафаэль) Газизович Тухфатуллин (Тухватуллин), 1924 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча кантоны, Яңа Иябаш — 1994 елның 15 июле, РФ, ТР, Әлмәт) — язучы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984). Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1955 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1924 елның 1 гыйнварында ТАССР Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәрдә тугызъеллык мәктәпне, Донбасста Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен, Мәскәүдә ССРБ язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларны (1959) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Кенәрдә мәктәпне тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада забойчы була. Сугыш башлангач, туган авылына кайта, унынчы сыйныфта укуын дәвам итә. 1942 елда армиягә алына. Ярты ел хәрби укуханәдә хәзерлек курсларында укый.
Бөек Ватан сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Брянск, Орша, Рига шәһәрләре өчен каты сугышларда катнаша. Сугыш кырында ике тапкыр (башы) яралана, контузия ала. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә, туган авылына кайта.
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1945-1957 Яңа Кенәрдә чыга торган Кызыл Юл (1956 елдан Тукай) район газетасында җаваплы сәркатип.
- 1957-1959 Мәскәүдә укый.
- 1959 елның ноябреннән Әлмәттә, һөнәри язучы хезмәтендә булды.
- 1994 елның 15 июлендә, сугыштан алган яралары тәэсире нәтиҗәсендә, вафат булды.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла һәм премиягә лаек була[1]. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтли. Әлмәткә күчеп килгәч, нефтьчеләр, төзүчеләр турында яза. 34 китап язып бастыра. Әсәрләре казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт, инглиз, француз, алман, испан, поляк теле поляк, чех телләренә тәрҗемә ителгән. Соңгы язган әсәре — Кызыл туры повесте[2].
Аерым китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1956 Елга аръягындагы йорт
- 1957 Авылдашым Нәби
- 1966 Тегермән буасы
- 1967 Кар күзе
- 1968 Давыл чәчәге
- 1969 Җиләкле аланнар
- 1972 Бөтнек исе
- 1979 Акбүз ат
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1944 Кызыл Йолдыз ордены
- 1974 Хөрмәт Билгесе ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- 1984 Татарстан АССР атказанган мәдәният хемәткәре
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәттә урамга, китапханәгә исеме бирелә.
- Әлмәт шәһәр шурасы карары белән, язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырыла[3].
- 2013 елда Әлмәтнең «Рухият» нәшриятында улы Рөстәм Рафаил Төхфәтуллинның «Минем җаным - китапларымда» җыентыгын чыгара [4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР башкаласы сайтында
- ↑ Улының истәлекләре Стихи.ру сайтында
- ↑ Әлмәт шәһәр шурасы карары, 10 ноябрь, 1994 ел
- ↑ Минем җаным - китапларымда
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рафаил Төхфәтуллин 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- 15 июль көнне вафатлар
- 1994 елда вафатлар
- Әлмәттә вафатлар
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Татар язучылары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре