Мәрзия Фәйзуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрзия Фәйзуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәрзия Фәйзуллина
Туган телдә исем Мәрзия Низам кызы Фәйзулина (Тәрҗемәнова)
Туган 11 июнь 1930(1930-06-11) (89 яшь)
Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылы
Яшәгән урын Академик Губкин урамы, Казан[1]
Һөнәре балалар язучысы

Мәрзия Низам кызы Фәйзулина (Тәрҗемәнова) — балалар язучысы, шагыйрә.

Ул 1930 елның 11 июнендә Татарстанның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946-1956 елларда Казанда төрле оешмаларда – халык судында сәркатип, милисә бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. 50нче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы – “Салават күпере” дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956-1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер атлы "Чәчәкләр сәгате", "Ике йөрәк", "Зур дулкыннар", "Гөлнар мәктәпкә бара" дигән шигырь китаплары дөнья күрә.

1958-1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М.Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп “Балалар өчен шигырләрь” кулъязмасын тәкъдим итә. Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963-1965 еллар арасында М.Фәйзуллинаның Детгиз, “Малыш” нәшриятларында рус телендә “Цветочные часы”, “Стихи”, “Пропала кошка” исемле өч китабы басылып чыга.

Мәрзия Фәйзуллина – татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.


  1. Жители.инфо сайты