Әзһәр Хөсәенов
Әзһәр Хөсәенов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әзһәр Миншәех улы Хөсәенов |
Туган | 12 август 1941 ССРБ, РСФСР, ТАССР Ворошилов районы, Карашай-Саклау |
Үлгән | 27 сентябрь 2019 (78 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | актер, театр директоры |
Балалар | улы, кызы |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
Әзһәр Хөсәенов, Әзһәр Миншәех улы Хөсәенов (1941 елның 12 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау — 2019 елның 27 сентябре, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның мәдәният эшлеклесе, Минзәлә (1967—1971), Казан курчак (1972—1975), Камал (1975—1981) театрлары директоры, «Сара Садыйкова исемендәге агарту-хәйрия фонды» директоры (1993 елдан). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елның 12 августында ТАССР Ворошилов районы (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе Миншәех Хөсәен улы (1908-1941), 1941 елның 26 июнендә Бөек Ватан сугышына китә. 356нчы укчы дивизиянең 1183нче укчы полкы составында сугыша. 1941 елның ноябрендә Тула өлкәсе Одоев районында хәбәрсез югала. Әнисе Гайниямал Тимершәех кызы (1909). Абыйсы Бәһзәр (1933). Ворошилов районы Карашай-Саклау җидееллык мәктәбендә укый башлый[1]. 1949 елның 25 октябрендә гаиләсе (әнисе, абыйсы) белән Минзәләгә күчә. Белем алуны Минзәләдә дәвам итә.
2019 елның 21 сентябрендә Казанда вафат[2].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1958-1959 елларда Минзәлә балалар музыка мәктәбендә китапханәче.
- 1959-1960 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында (1957 елга кадәр Минзәлә колхоз–совхоз театры) артист, район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе.
- 1961-1964 елларда хәрби хезмәттә.
- 1964 елда Минзәлә районы мәдәният йортында инструктор-массовик.
- 1964-1965 елларда КПССның Минзәлә райкомында инструктор.
- 1965-1967 елларда Минзәлә районы мәдәният бүлеге мөдире.
- 1967-1971 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театры (1996 елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры) директоры.
- 1971-1972 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында баш администратор.
- 1972-1975 елларда Казан дәүләт курчак театры (1998 елдан Татар дәүләт «Әкият» курчак театры) директоры.
- 1975-1981 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры.
- 1981-1984 елларда СССР ФА КФ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
- 1984-1985 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында кафедра ассистенты.
- 1985-1991 елларда Казан телевидениесендә (1992 елдан «Татарстан» ДТРК).
- 1991-1992 елларда Минзәлә район советы рәисе урынбасары, хакимият башлыгы урынбасары.
- 1993-1997 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары.
- 1997 елда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә (2002 елдан ВГТРК филиалы) «Тукай» иҗади берләшмәсе җитәкчесе.
- 1993 елдан «Сара Садыйкова исемендәге агарту-хәйрия фонды» (хәзер «Сара Садыйкова һәм Гөлшат Зәйнашева исемендәге иҗтимагый фонд») идарәсе рәисе.
- 2007 елдан ТР кинематографистлар берлегенең «Таткиноүзәк» директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1976 — КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР министрлар шурасы мактау грамотасы
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны, улы, кызы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Без алар белән горурланабыз. Карашай-Саклау мәктәбе сайты(рус.)
- ↑ Умер Азхар Миншаихович Хусаинов. «Минзәлә», 27.09.2019
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
- Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 338нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
- Минзәлә татар дәүләт драма театры (төзүче Баян Гыйззәт). Казан: ТКН, 196?.
- Татарский ордена Ленина государственный Академический театр имени Г. Камала (проспект) (мөхәррире Ринат Халитов). Казан: Татарстан ӨК нәшрияты, 1979.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәнгать җене кагылган егет. 2017 елның 15 май көнендә архивланган. «Мәдәни җомга»
- Сара Садыйкова истәлегенә. history-kazan.ru(рус.)
- Былбыл Сара. sarasadykova.su(рус.)