Минзәлә татар дәүләт драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә татар дәүләт драма театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Минзәлә татар драма театры
Минзәлә театры.jpg
Театр фотосурәте
Нигезләнү елы 1935
Бина төзелгән 1894

Минзәлә татар дәүләт драма театры — һөнәри татар театр коллективы.

Колхоз-совхоз театры чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай якларына бәйле. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куеп,эшчәнлеген башлый.

1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый.

Сабир Өметбаев үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичүбаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә.

Театрның башлангыч чорында рус труппасы һәм татар труппасы эшли. Рус труппасының беренче актерлары — ирле-хатынлы Семен Исаак улы Абрамович, Фәнисә Сәлах кызы Зәйнетдинова (ТАССР атказанган артисты). Соңыннан рус труппасы бетерелә[1].

Дәүләт драма театры чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең «Галиябану» (режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә.

Яңа чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла.

1996 елда хөкүмәт карары белән театрга Габдулла Тукай бүләге иясе Сабир Өметбаев исеме бирелде. Минзәләдә аның исемендәге премия дә булдырылды. Бүгенге көнгә 11 кеше бу бүләккә лаек булды. Сабир Өметбаевның 100 еллыгына истәлек тактасы куелды, бинада аның сыны тора. Театр артистларының исемнәре Минзәлә шәһәре урамнарына бирелә, танылган артистлар яшәгән йортларга истәлек такталары эленә.

Балаларда Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну тәрбияләгән өчен театрга Муса Җәлил премиясе бирелә (2005).

Театр бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә театры 1894 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул «Халык аудиториясе бинасы» буларак, Уфа земствосы акчасына төзелгән. 1999 елда капиталь төзекләндерү тәмамлана. Янкорма өстәлә.[2]

Баш режиссерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабир Өметбаев, Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан Кичүбаева, Тайфур Кичүбаев, Фәридун Юнысов, Галия Юнысова, Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов (сугышта һәлак була), Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимова.
1936 елдан Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичүбаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Гомәр Бикмуллин (сугышта һәлак була), Мидхәт Рафиков (сугышта һәлак була), Газиз Мөхәммәдиев (сугышта һәлак була), Габдулла Мәкъсүтов (сугышта һәлак була), Габдулла Ибраһимов (сугышта һәлак була), Нур Яһудин, Рәбига Трегулова эшли башлый.
Сугыштан соң Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир Җиһаншин, Әхмәдиша Җиһаншин, Роза Җиһаншина, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Рәшит Мәрдиханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова труппага кушыла.
1960-1970 елларда Фәез Бәдриев, Илүсә Бәдриева, Ания Фәттахова, Мәүҗит Фәттахов, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина килә.
1970-1980 елларда театрга Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллина килә.
Хәзерге составта шулай ук Эльмира Әхмәтханова, Эльмира Гәрәева, Ләйсән Әхмәтшина, Гүзәл Хамматуллина, Чулпан Бәдретдинова, Динара Акматова, Руслан Әхмәтҗанов, Рания Хәлимова, Илсинә Миннемуллина, Ленар Миннемуллин, Эльвира Хәйретдинова, Рифат Хафизов, Ильяс Закиров, Зилия Хөсәенова, Гөлназ Биктаһирова, Илдус Кәримов, Рәзилә Нуриева, Язгөл Хәбибуллина, Рөстәм Зиннуров, Раушан Зиннуров, Илнар Әхмәтҗанов эшли[3].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Б. Гыйззәт. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Фотоальбом. Казан: «Татполиграф», 196?.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]