Петропавел татар театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петропавел татар театры latin yazuında])
Петропавел татар театры
Урынлашу Петропавел
Нигезләнгән 1919
Ябылган 1938

Петропавел татар театры, Төньяк Казакъстан татар театры — 1910-1938 елларда Петропавел (Кызылъяр, каз. Qyzyljar) шәһәрендә эшләп килгән татар драма театры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акмола губернасында иң беренче булып, театр эшләре Атбасар шәһәрендә һәм өязендә башлана. Атбасарның татар эшчеләре 1905 елда аң-белем тарату, театр эшләрен башлап җибәрү өчен абыйлы-энеле Кәрим һәм Хәмит Сутюшевлар, Сабир Шәрипов, Усман Әптерәшитов җитәкчелегендә түгәрәк төзиләр. 1909 елда сәхнәгә кую өчен «Беренче театр» һәм «Хат болгатты» пьесалары әзерләнә. Рөхсәт алу артыннан йөрүләр берничә айга сузылу сәбәпле, спектакль 1910 елның 30 гыйнварында гына уйнала. Тамашадан кергән керем мәктәптә укучы ярлы татар балалары өчен бирелә. Атбасарда атна саен спектакльләр куела башлый.

1910 елда «Сәйяр» труппасы Петропавелда 3 тапкыр спектакль куеп китә. 1911 елда Мөхтәр Мутин, Фәттах Латыйпов, Камил Мотыйгый спектакль-концертлар белән килә.

1912 елның 14 февралендә Петропавел яшьләре «Казанга сәяхәт», «Алдадык һәм алдандык» пьесаларын куялар. Пьесаларны татарчадан урысчага тәрҗемә итеп, Тум губернаторына җибәрергә кирәк булу сәбәпле, рөхсәт алу ике айга сузыла, чыгымлы була. Татар байларыннан Туминов, Моратов, Дәүләткилдиевлар, муллалар театр куярга рөхсәт биргән өчен полицмейстер өстеннән губернаторга хәбәр итәләр. Спектакль куярга рөхсәт булмагач, татар яшьләре урысча спектакльдән соң татарча концерт бүлеге куярга рөхсәт сорыйлар. Татар җырларын урысчага тәрҗемә итеп биргәннән соң гына, рөхсәт алына. 1914 елның гыйнварында Мәхмүт Бөдәйли оештырган концертка рөхсәт бирелми.

Соңрак, Петропавелда адвокат Закир Ишмөхәммәдов ярдәме белән, Кызыл хач һәм яралы солдатлар файдасына уйнау өчен генә дип, «Өч хатын белән тормыш» спектакленә рөхсәт алына.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның августында Петропавелда РСДРП (б) комитеты янында татар эшчеләренең «Мөселман эшче демократиясенең музыка-драма җәмгыяте» («Демократ») төзелеп, эшли башлый. «Төрек-татар мәгариф вә мәдәният дәрнәге» исемендәге түгәрәк («Дәрнәк») тә эшли. Шәһәр ак чехлар һәм Колчак гаскәре кул астында калгач, «Демократ» идән астында эшләүгә күчә. «Дәрнәк» түгәрәге Колчак армиясенең аң-белем тарату бүлеге контроле астында спектакльләр куя.

1919 ел башында Петропавелга килгән Габдулла Кариев, Шакир Шамильский (Вахитов) «Демократ» һәм «Дәрнәк»не кушылырга димлиләр. «Демократ» артистлары, Кариевка хөрмәт йөзенән, берничә спектакльдә уйнарга риза булалар.

1919 елның октябрендә шәһәргә Кызыл гаскәр кергәч, театр эшләре алга китә. Байларның, кызыллардан качырып, Меновой дворга яшергән сандык-сандык малларыннан 8-9 сандык кыйбатлы киемнәре шәһәр театрына алына. Һәвәскәрләр кызыл гаскәриләр өчен спектакльне күп вакыт бушлай куялар. Түбән каланың 2нче мәктәбе янында балалар труппасы төзелә.

1920 елның башында Себердә байлык ягыннан беренче саналган Кәрим Сутюшев исемендәге Татар эшчеләре клубы каршында уйнап килгән һәвәскәрләр труппасын 5нче армия фронт бригадасы вәкиле Зәки Баязитский (Вәлиев) 15 кешелек һөнәри труппага әйләндерә, шулай итеп Петропавел татар театрына нигез салына[1]. Татар театры элекке Сәүдәгәрләр клубы бинасында урнаша [2]. 1921 елның февралендә Акмулла губернасында кулаклар кузгалышы вакытында театр эшен туктата. Кузгалыш басылгач, Сәет Сәгъдиев җитәкчелегендәге күчмә труппа Атбасар, Күкчәтау, Акмуллада 25 спектакль куеп кайта. Зәки Баязитский шәһәргә икенче кат килгәч, театр труппасын яңадан төзи. Ырынбурдан Барый Тарханов, Троицкидан Камал II (Габдрахман Камалетдинов), Уфадан Нуретдин Сакаев һәм Маһисәрвәр Сакаева килеп, труппага кушыла.

1923 елда Петропавелда Үзәк эшчеләр клубы яңабаштан төзелә, Татар-казакъ клубы аңа килеп кушыла.

Петропавелда татар сәхнәсендә хезмәт иткән артистлардан Кәрим Сутюшев белән Гариф Идрисов чехлар тарафыннан 1918 елда үтерелә, Хәким Моназаров белән Базар Байгачны кулаклар кузгалышы вакытында атып үтерәләр, Галим Мөстәкыймов чахоткадан 1925 елда үлә.

Репертуарда: «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи, «Ил», «Булат бабай», «Хан кызы» (Кәрим Тинчурин), «Таһир-Зөһрә» (Фәтхи Бурнаш), «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер), «Һинд кызы» (А. Тархан)[3].

Петропавел шәһәрендә татар драма театры ярымһәвәскәр хәлендә 1938 елга кадәр эшләп килә. Совет хакимияте тарафыннан ябыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  3. Татары на Севере Казахстана (история и современность). Петропавловск, 2004.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]