Фәтхи Бурнаш
| Фәтхи Бурнаш | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Фәтхелислам Закир улы Бурнашев |
| Туган | 13 гыйнвар 1898 Кыр Бикшеге, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 1 август 1942 (44 яшь) Самар, РСФСР, СССР |
| Үлем сәбәбе | атып үтерелү җәзасы[d][1] |
| Яшәгән урын | Чернояров пассажы[2] |
| Милләт | татар |
| Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе[1] һәм Казан Татар укытучылар мәктәбе[1] |
| Һөнәре | язучы, шагыйрь, журналист, драматург, тәрҗемәче |
| Эш бирүче | «Кызыл Армия»[1], Таң[1], «Ватаным Татарстан»[1], Безнең байрак[1], «Чаян» журналы[1], Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры[1], Татарстан китап нәшрияты[1], Татар опера студиясе[1] һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты[1] |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (1898 — 1942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.
1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.
Репрессияләр корбаны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.[3] 1957 елда аклана[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре. 1924 елга әбүнәчеләр исемлеге — Казан: 1924. — 80
- ↑ Чуаш энциклопедиясе (рус.)
- ↑ Книги памяти — Татарстан.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Тулы биографиясе
- Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» комедиясе 2010 елның 9 август көнендә архивланган
- Фәтхи Бурнаш Татар электрон китапханәсендә(үле сылтама)
- Фәтхи Бурнаш Шигърият.ру сайтында
- Йөрәк ярасы(үле сылтама)
- [1] Фәтхи Бурнашның «Красная Татария» газетасында 1930 елда басылган хаты
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әлфия Борнашева (энесенең кызы)
