Эчтәлеккә күчү

Кыр Бикшеге

55°05′40″ т. к. 47°28′47″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыр Бикшеге latin yazuında])
Кыр Бикшеге
Рәсми исем Полевые Бикшики
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Бикшикское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Бикшикское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 1093 (2010)[2],
1218 (2012)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 134 метр
Почта индексы 429350
Җирле телефон коды 83532
Карта

Кыр Бикшеге (чуаш. Хирти Пикшик, рус. Полевые Бикшики) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан татар авылы. Зирекле елгасы буенда урнашкан.

Авылның өч зираты ташлары буенча караганда, ул 14-15 гасыр чикләрендә нигезләнгән була ала.

Халык саны 1356 кеше.

Күренекле кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шушы авылда танылган драматург Фәтхи Бурнаш, академик Хәбиб Миначев һәм тагын бик күп шәхесләр туып үскәннәр. Кыр Бикшеге музеенда Чинкиннар нәселенә бер стенд багышланган. Аларның Татарстан, Россия спорты тарихына кереп калганнары байтак. Әйтик, Чаллы физкультура институты ректоры, биология фәннәре докторы, профессор Габделәхәт Чинкин, микробиолог Гальфия Ильясова, кырыктан артык спорт мастеры, хәтта Олимпиадаларда катнашкан йөгерешчеләр тәрбияләгән атаклы тренер Миңнулла Чинкин, милли көрәш буенча Россиянең ике тапкыр баш батыры Наил Чинкин, республикабызның иң оста судьяларыннан берсе, доцент Сәет Чинкин.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1898-01-13 Фәтхи Бурнаш «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Казан Татар укытучылар мәктәбе
язучы
шагыйрь
журналист
драматург
тәрҗемәче
«Кызыл Армия»
Таң
«Ватаным Татарстан»
Безнең байрак
«Чаян» журналы
Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Татарстан китап нәшрияты
Татар опера студиясе
КПССның Татарстан өлкә комитеты
1942-08-01 Самар
1908-12-24
1908-12-11
Хәбиб Миначев Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты химик РФА Органик химия институты 2002-03-25 Мәскәү
1931-06-04 Миңнулла Чинкин тренер 2014-01-08 Чаллы
1937-04-22 Габделәхәт Чинкин Казан
1942-01-08 Нәкыйп Каштан Казан дәүләт медицина университеты шагыйрь
үпкәбелгеч
1948-06-01 Гальфия Ильясова Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Авылда 1975 елда ачылган урта мәктәп, мәдәният йорты, мәдәният йорты каршында Бикшек халык театры эшли.

Бер фельдшер пункты (1938 елгы) бар.