Мәхмүт Бөдәйли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Бөдәйли latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхмүт Бөдәйли
Бөдәйли.jpg
Туган телдә исем Мәхмүт Һади улы Бөдәйли
Туган 3 апрель 1895(1895-04-03)
Казан губернасы
Үлгән 15 апрель 1975(1975-04-15) (80 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист, язучы, сәясәтче

Мәхмүт Һади улы Бөдәйли – журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Бөдәйли 1895 елның 3 нче апрелендә элекке Казан губернасының Мамадыш өязендәге Иске Максим (хәзерге Ямаш) авылында туган. Әтисе Кәшфелһади Сарман районындагы Карамалы авылында Бөдәил карт гаиләсендә туып-үскән кеше була. Кәшфелһади Биклән һәм Троицки мәдрәсәләрендә белем алганнан соң, Иске Максим мәхәлләсенә килеп урнаша. Ул Янбулат авылыннан Фәридә Сираҗетдин кызы белән никахлаша. Мәхмүт шушы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.

1908 елда әниләре Фәридә кинәт үлеп китә. Тагын бер ел чамасы узуга, Кәшфелһади да дөнья куя. Яшь үги әни өстендә калган алты-җиде бала арасында иң өлкәне Мәхмүт була. Энеләрен, сеңелләрен Карамалыга озатып, 13 яшьлек Мәхмүт Троицки якларына үз тамагын үзе туйдыру нияте белән китә. Ул җәй көннәрендә казах байларында куйлар көтә, кыш көне Троицки мәдрәсендә укый. 1912 елда ул “Энергия” типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Шушында басыла торган юмористик «Акмулла» журналына үзе дә языша башлый. Сәләтле егетне 1914 елда Төркестанга, әлеге журналның хәбәрчесе итеп җибәрәләр. Биредә ул үзбәк телендә беренче мәртәбә Ташкәнттә чыга башлаган “Садәи Төркестан” газетасында мәкаләләр бастыра. Әмма берничә айдан соң аны «Мөселманнар тормышыннан бер ләүхә» исемле мәкаләсе өчен патша властьлары кулга алалар. Газетаны нәшер итүчеләрнең актив яклавы аркасында гына ул иректә кала. Шулай да ул Ташкәнттән китәргә мәҗбүр була.

1915 ел башында Мәхмүт Карамалы авылына энеләренә һәм сеңелләре янына кайта. Шушы ук елны ул патша армиясе сафларына алына. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Мәхмүт Бөдәйли XI армия составында Көньяк-көнбатыш фронтта була. Сугышта каты яралана, янында гына шартлаган бомба куптарган көчле дулкын аны бәреп ега, һәм ул туфрак астында күмелеп кала. Көчле контузия ала, озак кына лазаретта ятарга туры килә. Шул чакта Мәхмүт яңадан Карамалы авылына ялга кайта. Февраль революциясе кызган көннәрне ул үзенең хезмәт иткән частена әйләнеп кайта. Сугышчылар аны 105 нче дивизиянең солдат комитеты председателе итеп сайлыйлар. Дин тотучы мөселманнар аны полк мулласы итеп тә тәкьдим итәләр. Шушы XI армиядә аның башлап йөрүе нәтиҗәсендә татар телендә “Иптәш” дигән газета чыга башлый. Бу газетада аның мәкаләләре һәм шигырьләре әледән-әле басылып килә. Шушы елларда ул Казанда “Окоплар авазы” дигән махсус брошюра да бастырып чыгара. Бөтенроссия мөселман хәрби советы тарафыннан чыгарылган бу брошюрага бик күп солдат җырлары да кергән.

1917 елның җәендә аны мөселман сугышчыларының армия комитеты председателе итеп сайлыйлар. XI армиянең фактик командиры Крыленко ярдәме белән Мәхмүт Бөдәйли әлеге армия составында аерым мөселман батальоны оештыра. Әлеге батальон сугышта күп батырлыклар күрсәтә. 1918 елның март аенда Мәхмүт Бөдәйли Мамадышка кайта. Шушы елны ул ВКП(б) сафларына керә. Аны партиянең Мамадыш өяз комитеты һәм өяз башкарма комитеты члены итеп сайлыйлар. Бер үк вакытта ул өязнең хәрби комиссары да була. Шушы вакытта ул Мамадышта беренче татарча типография оештыра һәм “Мамадыш тавышы” исемендәге газетаның редакторы буларак та актив эшли. 1921 елда ул Хорезм республикасында РСФСР илчесенең урынбасары, 1922 елда Төркестан республикасында милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары була. Бохарада эшләгән чакта ул үзбәк телендә “Бохара хәбәре” дигән газета чыгару эшен җитәкли.

1922 елда РКП(б) Үзәк Комитеты Бөдәйлине Татарстанга эшкә кайтара. Татарстанда ул – рәсми рәвештә сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, юстиция халык комиссары урынбасары, “Резинотрест” идарәсе җитәкчесе булып эшли. Ул ВКП(б) өлкә комитеты конференцияләрендә, съездларында делегат булып катнаша.

Татарстанда һәм илдә милли мәсьәләне хәл итү буенча дискуссияләрдә актив катнаша. Бу мәсьәләдә Мирсәет Солтангалиев карашларын яклый. Бу өлкәдә үзләренең карашларын яктыртып, ВКП(б) Үзәк Комитетына язылган махсус гаризасына кул куйган 39 коммунист арасында була.

Репрессия еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Бөдәйли шәхес культы корбаны була. 1929 елның сентябрендә Татторг партия ячейкасының партия членнары һәм членлыкка кандидатларны тазарту комиссиясе аны партиягә ят һәм дошман элемент дип, Солтангалиев белән партиягә каршы элемтәдә торганы һәм аның карашларын үткәргәне, партиягә кергән вакытта атасы һәм үзенең мулла булу фактын яшергәне һ.б. өчен дип, партиядән чыгара. 1930 елның июлендә, ОГПУ коллегиясе карары белән (димәк судсыз), 1932 елда Казанда советка каршы үзәк члены, ә 1924 елдан үзәкнең җитәкчеләреннән берсе булган, партиягә, Совет властена каршы көрәшкән, дигән ялалар ягып, биш елга хезмәт белән төзәтү лагерына хөкем ителә. 1934 елда азат ителә. Ләкин Рыбинскида “Главхлеб” берләшмәсе бухгалтеры булып эшләгәндә, 1938 елның октябрендә кабат кулга алына һәм НКВД каршындагы Махсус киңәшмә карары белән 1940 елның июлендә хөкем ителеп, сигез елга хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрелә. Җәза срогын тутырганнан соң, Куканда яши һәм эшли, анда кабат кулга алына һәм 1949 елның ноябрендә СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы каршындагы Махсус киңәшмә карары белән сөргендә эшләргә хөкем ителә. Нинди дә булса конкрет гаепләүләр күрсәтелмәгән. 1957 елның июлендә бу хөкем карары юкка чыгарылды һәм эш җинаять составы булмаганга күрә туктатылды. Шулай итеп, аның ГУЛАГ архипелагында, Беломорканал, Коми АССР, Себер төзелешләрендә чирек гасырга якын гомере уза.

Иреккә чыккач, исемен аклау белән шөгыльләнә. 1958 елда Н.С.Хрущевка, 1971 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы партия контроле комитеты председателе А.Я.Пельшега хатлар яза. М.Бөдәйлинең өмете акланмый кала. Аны һаман әле партия сафларында торгызмыйлар.

Чордашы Шәехзадә Бабичның 1958 елда Уфада чыгачак «Китабеннас» әсәрен басмага әзерләү өчен биографик аңлатмалар яза.

В.И. Ленин белән очрашулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язмыш аны дүрт мәртәбә Ленин белән очраштыра. Беренче тапкыр ул аны Казан губернасы делегаты буларак, Советларның VII Бөтенроссия съездында күрә һәм аның ялкынлы сүзләрен тыңлый. Ленин делегатлар белән сүз алышкан арада, М.Бөдәйлинең казах, кыргыз, үзбәк, гарәп телләрендә яхшы сөйләшүен белә һәм Мәскәүдә калдыра, аңа ВЦИКның “Кызыл Шәрык” агит-полит поездын төзүдә һәм оештыруда катнашырга тәкъдим итә. Мәхмүт Бөдәйли әлеге поездның комиссары урынбасары һәм казах, үзбәк, кыргыз, татар телләрендә чыгачак “Кызыл Шәрык” газетасының редакторы итеп билгеләнә. Владимир Ильич “Кызыл Шәрык” поезды белән китәчәк иптәшләргә шәхсән күрсәтмәләр бирә. Ул милли мәсьәләләрне урында ничек хәл итү, Урта Азиядә Совет властен урнаштыру һәм ныгыту буенча үз фикерләре белән уртаклаша. В.И.Ленин белән икенче тапкыр шунда очрашу була. Аннан соң аны Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съездында күрә. Татарстан республикасын оештыру мәсьәләсе буенча җыелган киңәшмәдә Мәхмүт Бөдәйли Ленин белән дүртенче мәртәбә очраша. Урта Азия якларында Мәхмүт Һадиевичка берничә ел эшләргә туры килә. 1920 елның октябрь аенда аны Валериан Куйбышев белән бергә Бохара коммунистлар партиясе үзәк комитетына ярдәм итү өчен Бохара Халык Республикасына җибәрәләр. Биредә ул партия үзәк комитеты инструкторы һәм матбугат халык комиссары була.

Иҗади эшчәнлек, журналистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда чагында Мәхмүт Бөдәйли газета-журнал редакцияләре белән элемтәне өзми. «Чаян» журналы редакторларыннан берсе була, “Кызыл Шәрык яшьләре” журналы, Кызыл Татарстан газетасы редколлегияләрендә эшли. Актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Бөдәйлинең беренче әдәби әсәрләре 1926 елда «Кигәвен», «Бакыр күз» псевдонимы белән күренә башлый. Сатирик һәм юмористик әсәрләр җыентыклары, фәнни-популяр брошюралар авторы.

Басылып чыккан хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К.Марксның “Коммунистик манифесты” – сорау һәм җавап формасында татарчага тәрҗемә, “Коммунистның беренче әлифбасы”, “Иптәш, үзеңне тикшер!”, “Социаль авырулар һәм аларның зарары”, “Бизгәк”, “Миллионнарны саклау хакына”, “Замана шаяртулары”, “Тормыш төпчекләре”, “Солдат җырлары”, “Көлүнең физиологиясе һәм психологиясе”.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]