Биклән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биклән latin yazuında])
Биклән
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тукай районы
Координатлар 55°41'тн, 52°11'кнч
Нигезләнгән 1724
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1270 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423878
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Биклянь

БикләнТатарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.

Халык саны — 1270 тирәсендә. Почта индексы — 423878.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1724 елда нигезләнгән.

Бикчурино, Сарсаз авылы буларак та билгеле. Биклән елгасы (елганың икенче атамасы - Бикчура) һәм аның кушылдыгы Камыш елгасы ярларында урнашкан. Авыл советы үзәге. Авылның исеме, мөгаен, «биклән» сүзе ябык, йомык гидронимыннан. Авылга нигез салынуның вакыты XV-XVI гасырларда.

Биклән халкы XVIII-XIX гасырларда Кама буе урманнарында мачта нараты һәм суднолар төзү, аерым алганда, Казан адмиралтиясе ихтыяҗлары өчен куәтле имән әзерләгән лашманнар була. Пристаньга Кама һәм аның кушылдыклары буенча йөзү өчен 2-3 аршинлы имән кряжлары (1,5 - 2,0 метр), махсус чаналарга 150шәр ат җигәләр. Лашман эшлере очен атлар бик куп таләп ителгән һәм аларны башкорт авылларында сатып алганнар яки алмаштырганнар. Шуңа күрә җирле крестьяннарның атлары күп була, чагыштырмача.

Татар-монгол яуларына кадәр үк Кыпчак даласында (һәм тагын да киңрәк булган Дунайдан алып Алтайга кадәр булган җирләрдә) ике тугандаш халык: татарлар һәм кыпчаклар яшәгән. Биредә тулы бер Лашман авыллары барлыкка килгән, аларның кайберләре хәтта безнең көннәргә кадәр сакланып калган Лашман, Лашман исемнәрен дә алгпн. Җирле татарлар арасында Лашманов фамилиясе барлыкка килгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1870 1897 1913 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1050 1304 2226 2886 2435 1934 1429 1470 2014 1715 1348 1270

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Авылда туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.