Эчтәлеккә күчү

Петропавел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петропавел latin yazuında])
Петропавел
рус. Петропавловск
каз. Петропавл
Илтамга
Нигезләнү датасы 1752
Сурәт
Рәсми исем Петропавл
... хөрмәтенә аталган Апостол Петр һәм Apostol Pavel
Дәүләт  Казакъстан
Нәрсәнең башкаласы Төньяк Казакъстан өлкәсе, Петропавловский округ[d] һәм Кызылъяр (Петропавел) өязе[d]
Административ-территориаль берәмлек Төньяк Казакъстан өлкәсе
Сәгать поясы UTC+06:00
Хөкүмәт башлыгы Жумабеков, Булат Серикович[d]
Халык саны 201 446 (2009),
216 406 (2017)[1],
222 044 (1 гыйнвар 2023)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 137 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Омск[3]
Моның хуҗасы Карасай[d]
Мәйдан 221 600 000 квадрат метр
Почта индексы T01K6H6
Рәсми веб-сайт sko.kz
Номер тамгасы коды 15
Карта
 Петропавел Викиҗыентыкта

Кызылъяр үзәк мәчете
Төньяк Казакъстан өлкәсе тарих һәм өлкәне өйрәнү музее

Петропавел (тар. Кызылъяр; каз. Петропавл, тар. Қызылжар; рус. Петропавловск) — Казакъстанның шәһәре, Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе. Шәһәр Ишем елгасы яр буенда урнашкан. Халык исәбе якынча 195 мең кеше тәшкил итә (2010).

Россия империясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Яңа-Ишем саклау сызыгы Изге Петр ныгытмасы буларак 1752 елның 12 июлендә нигезләнгән. 1807 елда ныгытма Петропавловск шәһәре исемене алган һәм Тубыл губернасына кергән. 7 сентябрьдә шәһәргә беренче шәһәр башлыгы билгеләде. Бу 300 сум хезмәт хакы белән отставкадагы майор Левашов иде. 1822 елда Омск губернасының округ шәһәре булган. 1838 елда исә ул Тубыл губернасының өяз үзәге булмаган (рус. заштатный) шәһәре иттерде (Ишем өязенә кергән). 1868 елдан 1919 елга кадәр Петропавловск Акмола өлкәсенең (мәркәзе — Омск шәһәре) өяз шәһәре булды. 1842 елның 7 сентябрендә шәһәр үзенең гербыны алган.

XIX гасырда шәһәр сәүдә-икътисадый бәйләнешләр үзәгенә әверелде. Шәһәрдән ике кәрван юлы чыккан: берсе — Ташкәнт һәм Бохарага, икенчесе — Голҗага.

1896 елда шәһәрнең 2 чакрымда Көньяк Урал тимер юлы Петропавловск тимер юл станциясене салдылар.

Шәһәрдә күчеп килгән кешеләрдә шактый зур өлеше татарлар тәшкил иттеләр. 1834 елда шәһәрдә руслар — 94 %, татарлар — 5 %, казакълар — 1 % тәшкил иттеләр. 1913 елда исә руслар — 69,2 %, татарлар — 21,5 %, казакълар — 3,3 %.

Советлар Берлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә туган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар, башкортлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]