Галим Акчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галим Акчурин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галим Акчурин
Туган телдә исем Мөхәммәтгалим Мөхәммәтхафиз улы Акчурин
Туган 20 апрель 1892(1892-04-20)
РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр
Үлгән 14 июль 1945(1945-07-14) (53 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d]
Һөнәре тәрҗемәче
Балалар уллары Фәһми (1923 — ?),
Җәвит (19302018), КФУ доценты

Галим Акчурин, Мөхәммәтгалим Мөхәммәтхафиз улы Акчурин (1892 елның 20 апреле, РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр1945 елның 14 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Милләт Мәҗлесе сәркатибе (1917-1918 елларда), Габдулла Тукайның әсәрләрен урысчага беренче тәрҗемә итүчеләрдән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1892 елның 20 апрелендә РИ Акмола өлкәсе Кызылъяр шәһәрендә туган. 1910 елда мәктәпне тәмамлаган. 1913 елда Лазарев Көнчыгыш телләре институтының (ru) махсус классының тулы курсын үтеп бетереп, диплом ала. Татар һәм урыс телләреннән тыш, төрек, үзбәк, казакъ, азәрбайҗан телләрен камил белгән, текстларны, сүзлек кулланып, алман, француз, гарәп, фарсы телләренә тәрҗемә итә алган. 1915 елда Петроград университетының (ru) тарих-филология факультетына укырга керә. Февраль инкыйлабы вакыйгалары аны 3нче курста укудан бүленергә мәҗбүр итә. Кызылъярга кайткач, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Милләт Мәҗлесенә депутат итеп сайлана. 1917 елның ноябреннән 1918 елның ноябренә кадәр Уфада эшләгән Милләт Мәҗлесенең сәркатибе булып тора. Советлар хакимияте урнашкач, округ инкыйлаби комитетының кыргыз (казакъ) бүлеге сәркатибе, мәгариф бүлеге әгъзасы һ. б. вазифаларда эшли. Г. Акчурин астма һәм туберкулездан интегә. 1925 елда өченче төркем инвалидлык бирелә. 1932 елда табиблар киңәше буенча, гаиләсе белән Казанга күченә. Биредә күпчелек вакыт сәүдә өлкәсендә эшли. Соңгы эшләгән урыны — Казан шәһәр азык-төлек сәүдәсе икътисадчысы[1]. Казанда да авыруы көчәя. Аны Гадел Кутуйның бертуганы З. М. Кутуева дәвалый. 1944 елда сәяси репрессиягә эләгеп, 1 ноябрьдә кулга алына. «1917-1919 елларда Кызылъярда милләтчел оешмалар эшендә актив катнаша, Колчакка ярдәм итә, татар милләчтчел инкыйлабка каршы оешманың элекке башлыклары Гаяз Исхакый һәм Туктаров белән милләтчел «Маяк» һәм «Юл» газеталары чыгара» дигән гаеп белдерелә. 1945 елның 14 июлендә хастаханәдә вафат була. 1957 елда аклана.

Тәрҗемәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Х. Акчурин, беренчеләрдән булып, Габдулла Тукайның кайбер әсәрләрен («Теләнче», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Мөкатдәс тәсбих өзелде» (Л. Н. Толстойның вафатына) һ. б.) урысчага тәрҗемә итә һәм 1914 елда Лазарев исемендәге Мәскәү көнчыгыш телләре институтының гыйльми хезмәтләр җыентыгында («Көнчыгыш җыентыгы») бастырып чыгара. Җыентык өчен көнчыгыш язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр — О. Е. Корш, В. А. Гордлевский, Н. И. Ашмарин (Тукайның «Мәхәббәт» һәм тагын берничә шигырен тәрҗемә иткән)[2]. Шулай ук Гаяз Исхакыйның «Башкорт бәхете» әсәрен урысчага тәрҗемә иткән. «Шура» журналының авторы буларак, анда мәкаләләре («Туктамыш хан ярлыгы», «Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле хакында кайбер мәгълүматлар» һ. б.) басылган.

Нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәһми Галим улы Акчурин (1923, Кызылъяр — ?), Казан шәһәр азык-төлек сәүдәсенең 19нчы куст директоры, 1945 елда репрессиягә эләккән[3]

Тимур Фәһми улы Акчурин, юридик фәннәр кандидаты, ТР атказанган укытучысы.
Ирек Фәһми улы Акчурин, йөзү буенча спорт мастеры.

Җәвит Галим улы Акчурин (1930-2018), фотожурналист, КФУ доценты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гадел Җәвит улы Акчурин, КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таиров Наил. Галим Акчурин — переводчик Тукая. Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств , 2016 год, № 1, стр. 44-48. ISSN: 1812-0547
  • Таиров Наил. Галим Акчурин — Милләт Мәҗлесе сәркатибе. «Гасырлар авазы», 2003, № ¾. 149-153нче битләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вестник КазГУКИ, 2016, № 1.
  2. Труды по востоковедению, издаваемые Лазаревским институтом восточных языков. Выпуск XLIII. Восточный сборник в честь А. Н. Веселовского. М.: Типография М. О. Аттая и К°, 1914 год, № 5. С.256-261, 277-279.
  3. Акчурин Фагми Галимович (1923). БД «Жертвы политического террора в СССР»; Книга памяти Республики Татарстан