Эчтәлеккә күчү

Кызылъяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызылъяр latin yazuında])
Кызылъяр
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1736
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Кызылъяр бүлгесе, Кызылъяр шәһәр бүлгесе[1] һәм Кызылъяр өязе
Административ-территориаль берәмлек Кызылъяр бүлгесе һәм Кызылъяр өязе
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 38 395 (1 гыйнвар 2018)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 210 метр
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены
Мәйдан 47 км²
Почта индексы 623300
Рәсми веб-сайт go-kruf.midural.ru
Җирле телефон коды 34394
Карта
 Кызылъяр Викиҗыентыкта

Кызылъяр (рус. Красноуфимск) — Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1781 елдан), Кызылъяр округының административ үзәге.

Кызылъяр Караидел (Агыйдел кушылдыгы) елгасында, Екатеринбургдан 224 километрга көньяк-көнбатышка таба тора. Шәһәр аша Р350 (Ачит — Мәсәгуть) автомобиль юлы һәм КазанЕкатеринбург тимер юлы узалар.

Кызылъяр 1736 елда Кызыл Яр урочищесында ныгытма буларак нигезләнә. Баштан Кызыл Яр ныгытмасы , Уфа ныгытмасы, Кызылъяр ныгытмасы исемнәрен йөрткән.

1744 елдан Уфа губернасының Ырынбур провинциясе составында.

1774 елда ныгытманы Емельян Пугачёв гаскәрләре алалар.

1781 елда Кызылъяр ныгытмасы Кызылъяр шәһәренә үзгәртеп корыла һәм бер үк исемдәге өязенең үзәге була. 17811796 елларда — Пермь наместниклыгының Пермь өлкәсе составында, 1796 елданПермь губернасы составында.

1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 381 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган. 1870 елда шәһрдә реальный училище ачыла.

1915 елда, КазанЕкатеринбург тимер юл төзү аркасында шәһәрдә тимер юл вокзалы төзелә, ә 1916 елда паровозлар депосы ачыла.

Сугыш һәм сугыштан соңгы чорында шәһәрдә мехзавод, төзү материаллар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкәтләр барлыкка киләләр.

1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1840[3] 1897[4] 1926[5] 1931[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
2 079 6 251 ~11 700 ~14 900 37 312 38 370 41 246 45 618 43 595 39 762
Милләт 2002[12] 2010[13]
руслар 87,1% 88,3%
татарлар 6,9% 6,7%
чирмешләр 1,8% 1,6%

Тәҗрибә-эксперименталь, такта яру, әсфәлт заводлары; төзү материаллар комбинаты; җиһаз һәм тегү фабрикалары.

Азык-төлек сәнәгатенең пердприятиләре.

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1082
  5. 5,0 5,1 http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/krasnufimsk/index.html
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок gks.ru не указан текст
  12. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2018-04-17 
  13. 2010 ел сан алу базасы