Караидел (елга)
География | |
---|---|
АТБ | Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Свердловск өлкәсе |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°31'45.1"тн, 60°7'4.1"кнч, 54°40'37.9"тн, 55°59'21.8"кнч |
РДСР | 10010200812111100020106 |
Нинди сулыкка коя | Агыйдел |
Бассейн мәйданы | 53 100 км² |
Озынлык | 918 километр |
Су чыгымы | 388 м³/с |
Llynnoedd | Павловская ГЭС |
Караидел (баш. Ҡариҙел, рус. Уфа) – Россиянең Европа өлешендә елга, Агыйделнең уң кушылдыгы. Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан аша ага.
Характеристика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елганың озынлыгы 918 км, бассейн мәйданы – 53 100 км². Күбесенчә кар белән туендырыла. Октябрь ахырында – декабрь башында туңа, апрель-майда ачыла.[1] Үрге агымында – таулы елга, бусагалар бар. Урта һәм түбән агымында борылмалы.
Су реестры мәгълүматлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Чулман су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы – башыннан тамагына кадәр Караидел елгасы. Бәләкәй елга бассейны – Агыйдел елгасы, елга бассейны – Чулман бассейны[2].
Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:
- Дәүләт су реестрында су объектының коды – 10010200812111100020106
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды – 111102010
- Бассейн коды – 10.01.02.008
- ГӨ буенча томы – 11
- ГӨ буенча чыгарылыш – 1
Кушылдыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әй, Сырга, Йөрүзән, Төй, Симка, Шароварка, Богалыш, Бисәрт, Сарана, Әртә, Шугуровка.