Мәләвез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мәләвез
Мәләвез мәчете.jpg
Мәләвез (Русия)
Мәләвез
Мәләвез (Башкортостан)
Мәләвез
Ил Русия
Республика Башкортстан
Район Мәләвез районы
Координатлар 52°57′00″ т. к. 55°56′00″ кч. о.HGЯO
Мэр Вахитов Мәлик
Беренче телгә алу 1786
Климат уртача
Халык саны Red Arrow Down.svg 61 390 кеше
Милли состав урыслар (49,9%)
башкортлар (27,1%)
татарлар (15%)
чуашлар (4,3%) (2002 ел)
Телефон коды 34764
Почта индексы 453850
Рәсми сайт admmeleuz.ru/

Мәләвез (баш. Мәләүез, рус. Мелеуз) — Башкортстан Республикасы буйсынуындагы шәһәр. Мәләвез елгасы суын Агыйделгә койган җирдә урнашкан. Мәләвездән Уфага кадәр 206 км, Ырынбурга – 169 км.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләвез Ырынбур юлында урнашкан татар-чуаш авылы өстенә нигезләнгән. Беренче тапкыр 1786 елда Мәләвез ямы буларак искә алына. 1795 елда биредә 30 йорта 244 чуаш, 30 йортта 190 татар яшәде. Дәүләт игенчеләре катлавында торганнар. Соңрак бирегә Бөгелчән авылыннан керәшеннәр һәм чуашлар, Бишкаен авылыннан чуашлар, Казан губернасыннан Байсар һәм Бикшик авылларыннан, Сембер губернасы Ярсеево (Тонагай) авылыннан чуашлар күченеп килә. 1834 елда VIII рәвиз вакытында 498 кеше яши. 1920 елда 2564 ир-ат, 3221 хатын-кыз, барлыгы 5785 кеше яшәде, 1031 йортта. Бер авылда чуашлар, татарлар, урыслар яшәде. Мәчет һәм чиркәүле авыл. Стәрлетамак өязенең Мәләвез волостенә 95 авыл караган.[1] 1930 елдан Мәләвез районы үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~9 100 17 772 24 851 38 409 53 448 62 949 61 390

Социаль-икътисади үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елда штб статусын ала, 1958 елдан – шәһәр. 1936 елда Мәләвездә коры сөт заводы, 1938 елда шикәр заводы, 1952 елда агач эшкәртү комбинаты, 1954тә кирпеч заводы., 1957дә тимер-бетон эшләнмәләр заводы. Сугыштан соң ИшембайКүмертау тимер юлы төзелеп бетә (1947). 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. 1975 елда химия заводы продукциясен бирә башлый.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләвез индустриаль көллияте. Ул 1974 елда ачыла һәм күбесенчә Мәләвез химия заводы өчен белгечлекләр әзерли (фосфор, кремний һ.б. матдәләр белән эшләр өчен).

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләвезнең үзәк мәчетен татар бае Хәбибулла Усманов 1906 елны төзетә. Совет заманыда мәчеттә кинотеатр, дәүләт банкы урнаша. 1989 елда мәчет халыкка кайтарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://ufagen.ru/places/meleuzovskiy/meleuz.html
  2. http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/meleuz/
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан