Караидел районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Караидел районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Караидел районы
Flag of Karaidelsky District.svg
Байрак
RUS Karaidel rayon COA.svg
Илтамга
Башкала Караидел
Халык саны 25 533 (2017, оценка численности населения, постоянное население) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 февраль 1932
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 3,786 дүрткел киламитер
Координатлар 55.8378°N 56.9097°E Edit this on Wikidata


Караидел районы (рус. Караидельский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеКараидел авылы.

103 авыл 17 авыл советына берләштерелгән. Мәйданның 2 350 км² (64%) урманнар алып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1932 елның февралендә, таратылган Байкы һәм Аскын районнары өстендә оештырыла. 1956 елда Байкыбаш районы кушыла.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Караидел муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 3664 км² тәшкил итә. Караидел районы Аскын, Мәчетле, Нуриман, Дуван, Благовещен, Мишкә, Балтач районнары белән чиктәш.
Район җирләре Караидел елгасы (рус. Уфа) елгасы бассейнында ята.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Караидел (2009 елда 6,04 мең кеше яши), Магинск (1,4 мең), Байкыбаш (1,35 мең), Байкы (1,14 мең), Абыз – (0,81 мең), Ургыш (0,71 мең). Сан алу буенча милли состав:

Ел татарлар башкортлар урыслар
1970 36,2% 29,6%
1989 36,7% 34,8%
2002 28,3% 45% 20,25%

Таблицада күрсәтелмәгәннәрдән районда 1612 мари яши.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2010[8]2017[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
24 86450 90447 65438 33730 27628 29427 94525 53325 28224 909

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда күп укладлы икътисад барлыкка килгән. Биредә 17 эре авыл хуҗалыгы, 42 фермер хуҗалык эшли. 9135 шәхси хуҗалык бар. Эшкәртү предпприятиеләре – “Караидел сөт заводы” ҖЧҖ, Бирдәш икмәк кабул итү пункты.
Караидел ягының куе урманнарга бай булуы билгеле. Әнә шуңа да агач кисү, агач эшкәртү урындагы халыкның төп шөгыльләренең берсе. «Луч», «Йөрүзән-агач», «Азатлык», Хисамов шәхси предприятиеләре такта, бура, агач күмере кебек продукция җитештерү белән җитди шөгыльләнә. Караиделлеләрнең түбән сортлы агач һәм агач калдыкларыннан пиролез ысулы белән күмер брикетлары җитештерү тәҗрибәсе кызыклы. Пиролиз ысулы белән һәр көнне өч тоннага кадәр күмер җитештереп саталар.
Байкыбаш авылында урнашкан «УфаЛеспром» урман сәнәгате предприятиесе агачтан төрле продукция җитештерүгә махсуслашкан. Биредә 60 кеше хезмәт куя.

Район территориясендә уннан артык, 960 кеше кабул итә ала торган ведомстволык һәм шәхси туристик баз эшли. Аларда җирле халыктан 180 кеше хезмәт куя.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясен БөреМәсәгуть – Сүлия автомобиль юлы кисеп чыга.

Юлларның тулаем озынлыгы – 540 км. Юлларның 540 км – каты өслекле, асфальтово-бетон җәймәле юллар – 102 км.
Иң якын тимер юл станциясе – Пирем краендагы Щучье Озеро, ул 80 км ераклыкта урнашкан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 2009-10 уку елында 51 мәктәп, ш.и. 20 урта, 13 төп һәм 18 башлангыч эшләгән. Укучылар саны – 3061. №147 һөнәри уку йорты, Бөре педагогика, Уфа идарә колледжы филиаллары. 2011-12 уку елы ахырын 16 — башлангыч, 11 — төп, 18 урта мәктәптә барлыгы 3248 укучы каршы алды.[12]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясендә татар теленең Байкыбаш сөйләше таралган.

Районның хасил булган бер вакытта «Алга» дип аталган гәзите 1933 елның 9 августында гына дөнья күрә. Аның башкортча чыккан беренче санына партия обкомы тарафыннан бу эшне җайга салу өчен районга җибәрелгән Хәким Кәрим кул куя, ә берничә көннән чыккан «Вперед» дигән урысча дубляжында Р. Солтанова дигән кешенең култамгасы тора.
Караидел районы гәзитенең кыскача тарихы белән танышканда шундый кызыклы факт игътибарны җәлеп итә. Басманың башкортча нәшер ителүенә карата төрле фикер булган, күрәсең. 1934 елда районга лингвистик (тел гыйлеме) экспедиция җибәрелә. Ул кайсы телнең халыкка якынрак, аңлаешлырак, кулайрак булуын ачыкларга тиеш була. Аның эш нәтиҗәсендә шундый юллар бар: “Экспедиция тикшергән сөйләшләр, формаль яктан, башкорт теле сөйләшләре булып тора, әмма татар әдәби теле урындагы халыкка башкорт теленә караганда якынрак. Гомум тикшеренүләр нәтиҗәсе шуны дәлилли: урындагы элек-электән килгән тел үзенчәлекләрен үзгәртергә һәм мәктәпләрдә, учреждениеләрдә татар телен башкорт теленә алыштырырга тырышуның исбатланган нигезе юк. Моннан тыш, моны шул факт та ачыктан-ачык нигезли: без сораштырган район укытучыларының икесе генә үзләренең башкорт телендә укыта алуларын таныды. Барлык фикерләрне өйрәнеп, экспедиция шундый нәтиҗәгә килде: хезмәтләндерү (әдәбият, мәктәпләрдә укыту, матбугат, эш кәгазьләрен алып бару) теле итеп рәсми рәвештә татар телен танырга кирәк. Бу очракта районның «Алга» гәзитен башкорт телендә чыгаруны максатка яраксыз дип танырга һәм аны татар телендә чыгаруга күчәргә кирәк...”

Экспедициянең бу тәкъдиме ВКП(б)ның Караидел райкомы бюросына чыгарыла һәм анда тулысынча һәм берсүзсез, каршылыксыз кабул ителә. Шулай итеп, 1934 елдан Караидел районы гәзите урындагы халык теләге һәм таләбе буенча татар телендә чыга башлый.[13]. 1937 елга кадәр «Алга» исеме белән чыга. 1937 елдан Байкыбашта "Lenince" (“Ленинче”) (1937 - 1948) (1948 дән - “Ленинчы”) исеме белән чыга. 1956 елдан шул «Ленинчы» исеме белән Караиделдә чыгуын дәвам итә. 1990 елның 24 ноябреннән урысчаКараидель” / татарча Караидел хәбәрләре гәҗитләре чыга. 2003 елдан башк. "Хазина" кушымтасы өстәлә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ССҖБ җанисәбе (1939)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  3. ССҖБ җанисәбе (1959)
  4. ССҖБ җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. ССҖБ җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  9. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. “Оптимальләштерү һәр төбәк үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш”
  13. Караиделнең елъязмасын алар яза