Мәләвез районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәләвез районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәләвез районы
Мәләвез районы
Мелеузовский район
Герб
Coat of Arms of Meleuz rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Meleuz rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Мәләвез

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Вахитов Мәлик

Халык саны (2010)

26 948[1]

Мәйдан

3 254 км²

Мәләвез районы харитада

Сәгать поясы

+6

admmeleuz.ru
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Мәләвез районы (рус. Мелеузовский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мәләвез шәһәре.

94 авылны 18 авыл Советы берләштерә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

1930 елда Мәләвез 27 колхозны берләштергән район үзәге була. Бөек Ватан сугышы елларында Мәләвезнең 12 каһарманы Советлар Союзы Герое, ә ике фронтовик «Дан» орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.

Сугыштан соңгы елларда биредә кирпеч, тимер-бетон конструкцияләр, шикәр заводлары, агач эшкәртү комбинаты, башка предприятиеләр ачыла. 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. Республика әһәмиятендәге химия заводы һәм башка сәнәгать объектларының сафка басуы белән беррәттән, Мәләвездә берсеннән-берсе матур яңа микрорайоннар, торак кварталлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә шәһәрчеге һәм башка объектлар үсеп чыга.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләвез муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 3254 км² тәшкил итә. Мәләвез районы Стәрлетамак, Ишембай, Бөрҗән, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка һәм Стәрлебаш районнары белән чиктәш.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Җиргән (2009 елда 4,57 мең кеше яши), Воскресенское (1,86 мең), Нөгеш (1,28 мең), Нордовка (1,21 мең), Дарьино (1,02 мең), Корнеевка (1,02 мең).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7]2010[8]
44 07058 29363 86930 35026 69626 72327 159

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда исә Мәләвездә мәдәният һәм зур спорт сарайлары, ике бизнес-үзәк, дүрт сәүдә комплексы, технологияләр һәм идарә итү буенча белгечләр әзерләүче Мәскәү университеты филиалы, социаль әһәмияттәге башка күп биналар сафка басты. Мәләвезлеләр торак төзелешенә дә игътибарны елдан-ел арттыра. Быел, мәсәлән, 44,3 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган елдагы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Алдагы елларда яңа ТЭЦ, боз сарае төзү, шәһәр стадионын үзгәртеп кору күздә тотыла. Русия дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган объект — елына 15 мең тонна күркә ите җитештерәчәк заманча комплексның беренче чираты эшли башларга тиеш.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары буенча Мәләвез районы 2008 елда республикада икенче урынга чыкты. Бураларга 208,2 мең тонна ашлык салынды. Бу сан 2005 елдагы белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк. Шикәр чөгендере үстерүдәге уңышлар да шатландыра. Ә көнбагыш игүдә исә мәләвезлеләр инде берничә ел иң алдынгылар исемлегендә. Районның «Трудовик», Салават исемендәге, «Ашкадар», «Сухайлы», «Дружба» хуҗалыклары, «Старт», «Маяк», «Атлант», «Горинское», «Флора» фермер хуҗалыклары аеруча югары җитештерүчәнле эшли.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеле сәүдәгәр Хәбибулла Усманов 1905 елда Мәләвездә салдырган мәчет бинасы, мәсәлән, бүген дә тарихи кыйммәтен югалтмаган.

Иң зур истәлек — Нөгеш сусаклагычы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәләвездән башка
  2. ССҖБ җанисәбе (1939)
  3. ССҖБ җанисәбе (1959)
  4. ССҖБ җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. ССҖБ җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]