Габҗәлил районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габҗәлил районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габҗәлил районы
Flag of Abzelilovsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Abzelil rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Әскәр
Халык саны 45 551 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Сәгать кушагы UTC+05:00
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 4,288 дүрткел киламитер
ДДӨБ 521 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53.41667°N 58.5°E Edit this on Wikidata


Габҗәлил районы (баш. Әбйәлил районы) — Башкортстан Республикасына керүче муниципаль район. Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәгеАскар.

Башкортстан Урал аръягының урта өлешен били, Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Мәйданы 4 289 км². 2010 елда районда 45,8 мең кеше яшәгән (1970 — 40,5, 1979 — 38,3, 1989 — 39,5, 1995 — 40,5). Шуларның 88% башкортлар, 8,4% урыслар һәм 2% татарлар. Халкының уртача тыгызлыгы — 1 км² 9 кешенән артык. Районда 91 авыл бар, шулар арасыннан иң зурлары Аскар авылы (1989 — 5,3 мең кеше), Красная Башкирия (2,0 мең), Сизәм авылы (1,7 мең).

Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район җиренең көнчыгыш өлеше — тигезлек-дала, көнбатыш — таулы- урманлы. Таулы-урманлы зонасы 600 — 1000 м биеклектәге Уралтау, Ирәндек һәм төньякта якта тауларның дәвамы булган Кырктытау (иң биек урыны — Караташ тавы, 1117 м) сыртларыннан тора. Ирәндек һәм Кырктытау түбәләрендә, югары битләүләрендә урыны-урыны белән каенлыклар һәм карагай, карагачлыклар очрый. Битләүләр — каткан юка кара тупраклы, ә тигезлекләр — селтесез уңдырышлы кара тупраклы. Уралтау сыртында каен катыш карагай һәм каен катыш карагач урманы үсә, җирнең өске катламы соры урман һәм көлсу тупрак белән капланган. Районның көнчыгыш өлешендә эреле-ваклы убалар тезмәсеннән торган, Җаек елгасы үзәне ягына иңкүләнгән тигезлек ята. Бу яктагы биеклек 350—400 м тирәсе. Тирә-ягы төрле үлән катыш кылган үскән уңдырышлы һәм гадәттәге кара тупраклы дала.

Район территориясенә Азия кыйтгасыннан килгән континенталь һава агымы тәэсир итә. Кыш көне басу өстендәге карны очырып алып китә торган бураннар еш була, ә җәй көннәрендә көньяктан еш кына эссе коры җилләр исә. Таулы-урманлы урыннарда климат артык коры түгел. Елга челтәре Җаекның уң кушылдыклары булган Олы Кызыл, Кече Кызыл, Янгел елгаларынан тора. Районның таулы-урманлы көньяк-көнбатыш өлешендә Җаекның зур кушылдыгы Сакмар елгасы башлана.

Тау буе дала зонасының калкулыклар арасындагы түбән урынында күлләр урнашкан (Мулдак, Мавызлы, Атаулы, Карабалыклы, Чуртанлы, Чыбаркүл һ.б.). Кайсы берләренең төбендә шифалы ләм яткылыклары бар. Район территориясендә Орчык һәм Дарулы елгалары үзәнендә сибелмә, ә Ярлыкап авылы тирәсендә рудалы алтын бар; төньяк өлешендә марганис рудасы яткылыклары (Ниязгул, Җилембәт, Күчем) табылган; куе кызыл, алсу кызыл, караһу шәмәхә төсендәге һ.б. төр яшмәнең өскә чыгып яткан урыннары билгеле. Урындагы ихтыяҗларны кәнәгәтләндерү өчен Колыкач туф, вак таш, Тупак балчык яткылыгы һәм Красная Башкирия кызыл балчык яткылыгы кирпеч җитештерү өчен, шулай ук Янгел акшар яткылыгы эшкәртелә, Мавызлы һәм шифалы ләме булган Мулдак күлләре табигать ядкәрләре исәпләнә.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[1]1959[2]1970[3]1979[4]1989[5]2002[6]2010[7]1 гый 2018[8]
33 12835 65140 79338 46339 52443 26245 55144 934

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габҗәлил районы — авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы биләмәләре 208,5 мең га (район мәйданының 48,6%, шул исәптән сөрүле җирләр — 118,0, көтүлекләр — 70,2, печәнлекләр — 20,2 мең га. Районның дала зонасында — язгы бодай (күбрәк көчле һәм каты сортлар), карабодай үстерү; сөт-ит малчылыгы, сарыкчылык, дуңгызчылык; тау-урман зонасында сөт-ит мал-гы, ит-җон сарыкчылыгы, тибен елкычылыгы, язгы бодай, уҗым арышы һәм солы үстерү төп тармаклар булып тора. Эре игенче хуҗалыклары — “Кызыл Башкортстан”, “Целинный”, “Әлмөхәммєт”, Орлов, Киров исемендєге кооперативлар һәм предприятиеләр. Габҗәлил урман хуҗалыгының 121,3 мең га мәйданында 17504 мең м³ үзагач, шул исәптән 8215 мең м³ ылыслы агач бар. Азык-төлек сәнәгатенә караган кечерәк предприятиеләр (Аскардагы он тарту комб-ты һәм май заводы), төз. материаллары произв-сы бар.

Габҗәлил районы җирендә 33 эре күл бар. Аларның барысын да диярлек күрше Чиләбе өлкәсе эшкуарлары рәхәтләнеп файдалана. Мәсәлән, Яктыкүл курорт зонасын Магниттау эшкуарлары арендага алган. Тик алар аренда хакын аз түли, шунлыктан урындагы бюдҗет әллә ни файда күрми. Габҗәлил районында 26 һектар җирне биләгән тау чаңгысы комплексы да бар. Ул комплекстан да районга бик аз файда керә.[9]

Район территориясе аша Магниттау—Белорет—Карлыман, Магниттау—Сибай тимер юллары, Акъяр—Сибай—Аскар—Сермән, Булгаково— Белорет—Магниттау автомобиль юллары үтә. “Красная Башкирия" совхозы территориясендә Магниттау аэропорты урынлашкан.

Социаль-мәдәни өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 74 гомум белем бирү мәктәбе, шул исәптән 28 урта мәктәп; Таштимер авыл хуҗалыгы ПУ, 32 гомуми китапханә, 77 клуб учреҗдениесе, үзәк район һәм 7 участка дәваханәсе эшли. Аскар авылында тарих-туган якты өйрәнү музее, Күчем авылында Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов музее ачылган. Урыс һәм башкорт телләрендә “Искра" — “Очкын" гәзите чыга. Мавызлы күле буенда ләм белән дәвалый торган “Яктыкүл" шифахәнасе һәм “Караташ" шифаханә-профилакторие урнашкан.

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]