Ким Әхмәтҗанов
Ким Әхмәтҗанов Ким Әхмәтйәнов | |
---|---|
![]() Ким Әхмәтҗанов | |
Тугач бирелгән исеме: | Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов |
Туу датасы: | 5 февраль 1932 |
Туу урыны: | Әбҗәлил районы, Әлмөхәммәт авылы |
Үлем датасы: | 9 ноябрь 1980 (48 яшь) |
Үлем урыны: | Әлмөхәммәт авылы, Әбҗәлил районы |
Ватандашлык: | ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1962-1980 |
Юнәлеш: | әдәбият фәне |
Жанр: | фәнни хезмәтләр |
Иҗат итү теле: | башкорт теле, рус теле |
Дебют: | 1962 |
Премияләр: | ![]() |
Ким Әхмәтҗанов (Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов, баш. Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов)- язучы, галим. С. Юлаев премиясе лауреаты (1972).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1932 елның 5 февралендә БАССР Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылында туган. Үз авылында җидеелык мәктәпне, Темәс педагогия укуханәсен (1951), Уфа педагогия институтын (1955), ССРБ Фәннәр академиясенең Уфа филиалында аспирантураны тәмамлый. Башкорт поэзиясе буенча кандидатлык диссертациясе (1960) яклый. Уфа педагогия институтында (1955-1957), Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында (1960-1978), Уфада дәүләт университетында (1978 елдан) хезмәт куя.[1]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елның ахырыннан әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендә эшли. Әдәбият теориясе һәм поэтика мәсьәләләрен өйрәнә. Беренче китабы – «Башкорт поэмаларының композиция мәсьәләләре» (1962) – башкорт поэзиясен беренче гыйльми тикшерү булып тора. «Әдәбият терминнары сүзлеге»н (1965) төзеде. «Шигърият иленә сәяхәт» (1967), «Әдәбият теориясе» (1971), «Поэтик образлылык» (1979) кебек фәнни хезмәтләрен язды. Наҗар Нәҗми, Г. Сәләм иҗатларын өйрәнеп, «Наҗар Нәҗми - шигырь остасы» (1974), «Г. Сәләм. Тормышы һәм иҗаты» (1980) исемле монографияләр иҗат итте. Г. Хөсәенов, Ә. Харисов белән берлектә «Башкорт поэзиясенең антологиясе»н (1971) төзеде. Башкорт поэзиясен тарихи планда тикшереп, «Матурлык, батырлык, шигърият» (1982 елда чыга) исемле китап язды. «Башкорт совет әдәбияты тарихы» (1967), «Башкорт әдәбияты тарихы» ( 6 т., 1990-1996 елларда чыга) җыентыклары автордашы. Урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә катнаша.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Салават Юлаев премиясе (1972) – «Әдәбият теориясе» (1971) китабы өчен.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1992 елда, әдәбият, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге уңышлы хезмәтләрне бүләкләү максатында, Әбҗәлил районы хакимияте Ким Әхмәтҗанов премиясе (Ким Әхмәтҗанов исемендәге премия) булдырган.
- Аскарда (Әбҗәлил районы үзәге) урам галимнең исемен йөртә.
- Туган авылында музее бар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]С. Сафуанов. Шигърият сакчысы. «Агыйдел», 1982, № 2.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ БР мәдәни дөньясы, archived from the original on 2014-04-16, retrieved 2014-12-11
- ↑ Уфа-гид сайтында
- 5 февраль көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әбҗәлил районында туганнар
- 9 ноябрь көнне вафатлар
- 1980 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар
- Филология фәннәре кандидатлары
- Вуз укытучылары
- БДУ укытучылары