Дуван районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дуван районы latin yazuında])
Дуван районы
баш. Дыуан районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Мәсәгут
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 31 068 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Мәчетле районы, Караидел районы, Салават районы, Кыйгы районы, Нуриман районы һәм Аскын районы
Мәйдан 3243 км²
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт duvanrb.ru
Карта
 Дуван районы Викиҗыентыкта

һәм

Дуван районы (рус. Дуванский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге Мәсәгуть авылы булып тора.

Дуван районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан. Районның гомуми мәйданы 3 246 км² тәшкил итә. Дуван районы 1930 елның 20 авгусында барлыкка килә. Район үзәге Мәсәгуть Уфа шәһәреннән 233 км еракта урынлашкан. 1995 елда халык саны – 31,1 мең кеше (1970-34,6, 1979-30,5, 1989-29,9 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы — 1 км-га 9 кеше. Дуван районы күпчелек халкы (63%) – урыслар, бер тирә башкортлар һәм татарлар яши. Арада мордвалар да бар. Районда 52 авыл бар. Шуларның иң зурлары Мәсәгуть (1989-8,3 мең кеше), Дуван (3,8мең), Ярославка (1,8мең).

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның көнбатыш һәм үзәк өлеше биеклеге 517 метр булган чыршы һәм ак чыршы урманы белән капланган. Уфа киң яйласында урынлашкан, көнчыгыш өлеше утрау-утрау булып каен, каен-карагай урманы үскән Йөрүзән-Әй убалы тигезлегенә карый. Климаты уртача салкын. Дуван районының гомум мәйданының 30 проценты — каен урманнары.

Районда табигый газ, төзелеш өчен кирәкле чималлар табыла. Табигать ядкәрләре: Тазтүбә тавы (шыган), Сабакай тау тишеге, Арый авылы янындагы кыргый дала чиясе куаклыклары. Халык игенчелек, дуңгызчылык, мөгезле эре терлек үрчетү, бәрәңге үстерү, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Дуван лесхозы-БР-да иң зур урман хуҗалыкларының берсе. Төп агач әзерләүче-Аскын леспромхозы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Хәлил авылы тирәсендә VIII-IX гасырга караган курганнар табылган. Шул җирдән Европадан Азияга таба сәүдә көньяктан юлы төньякка үткән. Район территориясеннән Казан ханлыгыннан Себер ханлыгына юл үткән. Бу җирләрдә татар авыллары барлыкка килгән. Өлкенде авылының тарихы да шул көннәргә барып тоташадыр. "Катерина" юлын хәзер Бөре-Златоуст тракты дип йөртәләр. Таcтүбә, Мәтәле, Дуван кебек зур авылларга урыслар килеп урнашкан, ә Кызылъяр дигән мишәрләр авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул Михайловка дип атала.[2]

Демографик хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
урыслар 64,4% 22 293 / 63,38%
башкортлар 4 843 / 14.2% 5 447 / 18.2% 6 457 / 20,17
татарлар 4 387 / 12.8% 4 240 / 14.2% 4 249 / 13,27%
мордвалар 526

Татар авыллары – Өлкенде, Елантуп

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[1]1 гый 2019[10]
36 91535 12234 62930 87329 88732 01631 06830 839

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районныњ мәгариф челтәрендә бүген гимназия ћәм лицей, 13 урта, 5 төп, 6 башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе исәпләнә.[11]

Дуван районы үзәгендә Мәсәгуть педагогия колледжы, Дуван аграр техникумы эшләп килә. Алар икесе дә республиканыњ төньяк-көнчыгыш районнары өчен махсус белемле укытучы, агроном, механик, зоотехник, ветеринар белгечләре әзерли. Республика башкорт гимназия-интернаты эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Дуван районы