Тимер Йосыпов
Тимер Йосыпов Тимер Йосопов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев |
Туган | 31 май 1938 Түбән Әпсәләм, Дуван районы , БАССР |
Үлгән | 16 март 2016 (77 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Рәми Гарипов премиясе (1993) Фатих Кәрим премиясе (2003) |
Сайт | http://storona.ucoz.ru/ |
Тимер Йосыпов (псевдоним, чын исеме Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев[1], баш. Тимер Йосопов, Тимербай Йосоп улы Йосопов) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998). Башкортстанның халык шагыйре (2003).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елның 31 маенда БАССР Дуван районы Түбән Әпсәләм авылында туган. Өлкенде урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәүдә әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (1979) тәмамлый.
Мәктәпне тәмамлагач, Кыйгы районы газетасында әдәби хезмәткәр, Чаткы (Саткы ?)шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. Югары белем алгач, Бөрҗән районы Аскар авылында укыта.
1968 елда Уфага килгәч, «Башкортстан пионеры» газетасында, язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре (1973-1977), идарә рәисе урынбасары (1983-1988) булып эшли.[2]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 еллар башында мабугатта чыккан уңышлы әсәрләренең берсе – «Тормыш» исемле шигырьләр шәлкеме. Беренче китабы – «Икмәк исе» (1968). Автор шигырьләрендә, поэмаларында авыр сугыш еллары, тормыштагы фаҗигале хәлләр темасына еш мөрәҗәгать итә. Лирикасындагы нечкә тойгылар ватандарлык пафосы белән тыгыз үрелеп бара. Туган тел, табигать, шәхес турында уйланулар шигъриятенең төп темасын тәшкил итә. Кобаерлар яза. 15 шигырь һәм поэмалар китабы нәшер ителгән.[3]
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Икмәк исе (1968)
- Еллар чылбыры (1971)
- Алтын тузан (1975)
- Учак яна (1978)
- Хәтеремнең тере кузлары (1980)
- Ташкын (1982)
- Олатайлар юлы (1984)
- Кыя өстендә уйлану (1988)
- Килде заманалар (1990)
- Пеште җир җиләккәйләре (1998)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстанның халык шагыйре (2003)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)
- Салават Юлаев премиясе (1998) - «Пеште җир җиләккәйләре» (1998) китабы өчен
- Рәми Гарипов премиясе (1993)
- Фатих Кәрим премиясе (2003)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Тимер Йосыпов сайты(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- башка чыганаклар
Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
БР мәдәният тормышы сайты 2014 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
Сергей Синенко блогы(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Беҙҙең Кыйғы» (Безнең Кыйгы) газетасы , 29.05.2013(үле сылтама)
- ↑ БР мәдәният тормышы сайтында, archived from the original on 2014-01-16, retrieved 2014-11-18
- ↑ Посреди.ру сайтында
- 31 май көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- 16 март көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстан язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- Журналистлар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар