Салават районы
Салават районы | |
баш. Салауат районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Атама | Салауат районы |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Малаяз |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 26 566 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Дыван районы, Кыйгы районы, Нуриман районы һәм Чиләбе өлкәсе |
Мәйдан | 2182 км² |
Почта индексы | 4524ХХ |
Җирле телефон коды | 34777 |
Салават районы Викиҗыентыкта |
һәм
Салават районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Сыйфатлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районның зур өлеше Йөрүзән һәм Әй елгаларын аерган сырт өстендә урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Урал тауларының көнбатыш битләре сузылган. Көньяк-көнчыгышта Каратау сырты, төньяк-көнбатышта – Уфа платосы. Уртача биеклек – 370 м.
Бокситлар, известняк, цемент балчыгы һ.б. файдалы казылма чыганаклары бар.
Район җирләренең 63,9 мең гектарда урман каплый (31,6%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 107,9 мең га алып тора. Шулардан 66,9 меңе – басу җире, көтүлекләр – 26,6 мең, печәнлекләр – 14,3 мең га.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Малаяз районы 1935 елда Югары Кыйгы районыннан бүленеп чыга. Үзәге татарлар яшәгән Татар Малаязында була. 1939 елда авылда янгын чыгып, район идарәсе янып чыга. Шуны сылтау итеп, район идарәсен һәм бер өлеш исән калган корылмаларны Иске Михайловка авылына күчерәләр. Михайловка белән башкорт авылы Иске Каратаулы кушыла да, яңа торак урынына Малаяз дип исем кушалар (хәзер – район үзәк). 1941 елның 4 мартыннан район башкорт халкынынң милли батыры Салават Юлаев исемен йөртә.
Районда 60 авыл бар. 6 торак урынында 1 мең кешедән артык яши: Малаяз, Мөрсәлим, Аркавыл, Нәсибаш, Лаклы, Янгантау санаторие.
Демографик хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 | |
башкортлар | 17 185 (52,2%) | 15 553 (59,9%) | 19 091 (67%) | |
татарлар | 9 861 (30%) | 7 635 (26,9%) | 6 306 (22,1%) | |
руслар | 2807 (9,8%) |
Татар авыллары – Нәсибаш, Татар Малаязы, Лаклы, Таймый, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] | 2009[10] | 2010[1] | 2012[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
32 516 | ↘32 284 | ↘31 785 | ↘28 084 | ↘26 382 | ↗28 516 | ↘28 149 | ↘27 916 | ↘26 566 | ↘25 910 |
2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] | 2017[16] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | ||
↘25 449 | ↘24 987 | ↘24 627 | ↘24 422 | ↘24 196 | ↘23 871 | ↘23 561 | ↗24 273 |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районның авыл хуҗалыгы уҗым арышы, язгы ашлык, солы, арпа, бәрәңге үстерүдә, ит-сөт өчен эре мөгезле терлекчелектә, атчылыкта һәм дуңгызчылыкта махсуслаша.
Авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруда 22 зур хуҗалык, 43 игенче-фермер хуҗалык шөгыльләнә. Районда төзелеш материаллары өчен чимал чыгарыла. Мөрсәлимдә махсус вакташ («Башкиравтодор» өчен), ком-төзелеш известе («Башизвесть») чыгарыла, Яхьяда – вак таш карьеры. Мөрсәлимдә төзелеш өчен агач эшкәртелә.
Район казнасын дөньяда билгеле Янгантау шифаханәсе, Күргәзәк минераль аш-суын кою заводы баета.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район юллар белән начар тәэмин ителгән. Кропачево-Малаяз-Мәсәгуть-Олы Ыкбаш; Малаяз – Югары Кыйгы –Яңа Балакатай юллары бар. Көньяктан район аша Уфа – Чиләбе тимер юлы уза.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Салават Юлаев
- Габдрахман Сәгъди – татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, Ташкент университеты профессоры
- Нәкый Исәнбәт – язучы, драматург, фольклорчы-галим.
- Мазһар Абдуллин — башкорт шагыйре.
- Сафуан Әлибай - шагыйрь, журналист.
- Мәхмүт Әхмәтҗанов – тәнкыйтьче.
- Рашат Гайнанов – татар әдәбияты галиме.
- Фуат Ганиев ― татар теле галиме.
- Рәми Гарипов – Башкортстанның халык шагыйре.
- Агиш Гыйрфан - язучы, журналист.
- Вәкил Гыйрфанов - биология фәннәре докторы, ССРБ ФА БФ Биология институты башлыгы.
- Камил Гыйрфанов - БДУ доценты.[20]
- Михаил Львов (Рәфкать Габитов) - рус телендә иҗат иткән совет шагыйре.
- Харис Йосыпов – милли көрәш остасы.
- Каюм Мифтахов — фольклорчы-галим, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче
- Зидә Садыйкова – татар теле галиме.
- Һади Сәгъди – татар язучысы, мәгърифәтче.
- Артур Сәгъдиев, филология фәннәре докторы (Һ. Сәгъдинең оныгы)
- Галия Солтанова (1937―2024), җырчы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) һәм халык артисты (2011).
- Рәмзилә Хисаметдинова, шагыйрә, укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
- Венер Галин, физика-математика фәннәре кандидаты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты.
- Михаил Чванов, язучы, Г. Сәләм премиясе.
- Хәмит Яруллин, актер, педагог, РСФСРның халык артисты.
- Рәдиф Зарипов, җырчы, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Салават районында 1 башкорт гимназиясе, 14 тулы урта, 12 төп урта, 3 башлангыч, 9 башлангыч-филиал. Урта мәгариф мәктәпләрендә 3460 бала укый (2010 сентябре)
Татар теле Лаклы, Нәсибаш, Миәшагар, Шәрип тулы урта, Таймый 9-еллык мәктәпләрдә алып барыла.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Мишари: история исчезнувшего народа» 2010 елның 29 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Таймый авылы тарихы