Лаклы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лаклы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лаклы
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Салават районы
Координатлар 55°11'44.1"N, 58°32'44.6"E
Халык саны 925 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 452498
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 247 830 001
ОКТМО коды 80 647 430 101


Лаклы — (рус. Лаклы) Башкортстанның Салават районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 2010 елның 14 октябреннән биредә 925 кешенең яшәве мәгълүм [1].

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Район үзәгенә чаклы (Малаяз): 31 км
  • Якындагы тимер юл станциясе (Мөрсәлим): 26 км

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават районының Лаклы авылына XVIII гасыр уртасында Ырынбур губернасының Атау хәзерге Таймый авылыннан 7 гаилә аерылып чыгып, Себер даругасындагы үзләре килеп утырган җирне арендага алу турында Тырнаклы волосте башкортлары белән 1760 елның 3 февралендә кердәшлек килешеүе төзеп, 7 татар гаиләсе: 42 яшьлек староста Урәзмәт Кирәков, хатыны, 4 баласы белән, 68 яшьлек Нуркай Ташбулатов 10 гаилә әгъзасы белән, 70 яшьлек Келәү(ле) Емеев 6 гаилә әгъзасы белән, 42 яшьлек Ишмәт (Ишмөхәмәт) Сөендеков 3 гаилә әгъзасы белән, 62 яшьлек Бикә Аскиев 3 гаилә әгъзасы белән, 50 яшьлек Мөслим Аскин 2 гаилә әгъзасы белән, 35 яшьлек Абдулла Аскин 2 гаилә әгъзасы белән — барлыгы 38 кеше Лаклы авылына (Карагачевый Лог)нигеҙ салганнар [2]. Тырнаклы асабаларыннан арендага алынган җирләре өчен һәр йорттан елына 25 тиен түләгәннәр. Лаклы елгасы тамагы янына, Әй елгасы ярына барып төпләнәләр.

1770 елда шушы җирләр белән танышып йөрегән рус галимы П. С. Паллас бу авылны Чаерчынкул дип атаган һәм аннан сулга 3 чакрымда ташкуыш бар, дигән. Карагачны борын чаерчын дип атаганнар икән, Чаерчынкул — Карагачлы кул, димәк[3].

Чукынудан баш тарткан татарларны Пётр I 1697 елдагы указы белән дәүләт крәстияннәре төркеменә, лашманлыкка күчергән. Лашманнар верфьләрдә караплар төзегән. Авылны икенче төрле — «карагачтан карап төзүчеләр авылы, Карапчавыл, диеп дә йөрткәннәр». Лаклылар XX гасыр башына тиклем караплар (баркалар) төзегән[4].

Лаклы елгасының атамасы буенча да төрле фараз яши: элек ат юлы шушы тирәдән үткән, атларны эчерү уңай булсын, диеп елгага улак ясап куйган булганнар, Улаклы елга шушыннан барлыкка килгән диләр. Икенче фараз: борын кыргый тау кәҗәләре, лаклар, каялы-ташлы Чүлмәктауда, елга буенда көтеүе белән йөргәнгә, Лаклы елга дигәннәр, имеш. Соңрак Лаклы елгасы атамасы авылга күчкән.

Беренче күченеп килүчеләр арасында Гайсә мулла Сөләйманов була (1729-1802 елларда яшәгән). Аның фатыйхасы белән авылда беренче мәчет төзелә. Беренче Лаклы мәхәлләсен 40 елдан артык, вафатына кадәр, Гайса мулла җитәкли. 1798 елдан Лаклы мәхәлләсе мәзине булган һәм, 12623-че санлы рәсми күрсәтмә нигезендә, мулла һәм мөгаллыйм исемен алган.

Лаклыда гади мәчет була, тарихи документлардан аның җомга көнне генә эшләгәнлеге билгеле, чөнки җәмигъ мәчетен төзү өчен мәхәллә кешеләренең саны җитмәгән. Ул вакытның кануннары буенча, җәмигъ мәчетен оештыру өчен ир-атлардан гына торган мәхәллә кешеләренең саны кимендә 200гә җитәргә тиеш була. Ә Лаклыда, Указ алу документларына һәм 1811 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, ир-атларның саны 88дән артмаган. Лаклылар авыл уртасында зур, матур һәм иркен җәмигъ мәчетенең балкып утыруын бик нык тели. Гайса мулланың улы Ходайбирде бик тәвәккәл кеше була, иске мәчет яраксыз хәлгә килгән дигән сылтау белән, 1814 елда ул, абыйлары белән, хакимият һәм Ырынбур дини мәҗлесенең рөхсәтеннән башка, иске мәчетне сүтеп, яңасына нигез сала. Яңа мәчетне төзү 14 елга сузыла. Әлеге мәчет, зур булмаган үзгәрешләр белән, безнең көнгә кадәр килеп җитте. Гайса мулланың оныгы Баһаветдин Шәмсиваровның (1806-1891) Лаклы мәдрәсәсе заманында киң танылу ала. 1828 елда Ходайбирде Гайсин Лаклыда җәмиғ мәчетен төзеткән. 1833 йелдан алып, 50 ел дәвамында, Гайсаның оныгы Шәмсиваров Баһаветдин (1806—1891) мәчетнең икенче имамы һәм мөгаллыйме булган.

Әхмәтсафа ибн Баһаветдин ибн Шәмсивар (1861—1929) — дин һәм җәмәгать эшмәкәре, укытучы-мәгърыйфәтче, «Әхмәдия» мәдрәчәсе мөдәрисе, Зылатаус (Алтынтамак) өязе мөселманнарының лидеры, дворян, 1875—1881 елларда Троицк шәһәреннең беренче мәчете мәдрәсәсендә укыган, Себер линиясында писарь һәм тәрҗемәче булып эшләгән, 1884 елдан Лаклы мәхәлләсеннең имам-хатибы һәм мөдәрисе, Златоуст өязеннең мөселман мәгарифы инспекторы, 1907 елдан — ахун, ике тапкыр хаҗ кылган. Әхмәтсафа ахун Троицк шәһәрендәге данлыклы «Рәсүлиә» мәдрәсәсендә мәгърыйфәтчелек, ядитчелек идеяларын тараткан Зәйнулла ишан белән якын таныш булган.

Әхмәтсафа хәзрәт заманында “Әхмәдия” мәдрәсәсенең белем бирү программасы алдынгы була. Хәзрәтнең ата-бабалары һәм үзе җыйган чагыштырмача зур китапханәсе була. Биредә Русия һәм көнчыгыш мөселман әдәбияты белән бергә урыс классик әдәбияты да киң урын ала. Әхмәтсафа актив рәвештә урыс-татар мәктәпләрен ачуда катнаша. Үзе 1894 елда ачылган Лаклы урыс-татар ир-егетләр мәктәбендә туган тел һәм дин гыйлеме укытучысы булып эшли. Документлардан ”Әхмәдия” мәдрәсәсендә 1894 елда Зылатаус өязеннән 200дән артык мөселман балаларының укыганлыгы билгеле.

Лаклы мәдрәсәсен тәмамлаган кешеләр арасыннан Совет чорында министрлар, генераллар, галимнәр, инженерлар, табиблар, укытучылар, мәктәп директорлары чыга. Уфа губернасының төнъяк-көнчыгышы һәм Зылатаус өязе мөселман халкының белемен һәм мәдәниятен үстерү өчен “Әхмәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте бик зур була. Аны тәмамлаучылар арасында галим Каюм Мифтахов, урыс шагыйре Рифкать Габитов була.

Лаклы авылына нигез салгандар арасында Арысланбәк Актуганов һәм аның дүрт улы булган. Өченче улы Мортаза Арсланбәковка (1743—1791) Юлай Азналинның бер туган сеңлесе Мәликәне кияугә биргәннәр. Крестьяннар сугышы канкоешлы бастырылганнан соң, Юлайның нәселен саклап калу ниәтеннән, Мәликәне туган авылыннан ераккарак кияугә биргәннәрдер. Мортаза белән Мәликәнең өч баласы: Мөхәббәрә (1777), Габделнасыйр (1781), Габделхәлил (1784) туып үсә. Габделнасыйрдан Мөхәмәтдиновлар, Нургатиннар, Әбделхәлилдән (кайбер чыганакларда Әбделхәким диеп бирелә) — Мурзиннар, Кәбировлар, Талыйповлар таралган. Шулай ук Әбделхәлилдән — Абдулханнан һәм бөгенге көндә Латыйпов Даниял, Агъраф Габдрәкыйп улларынның гаиләләре Юлай Азналин нәселенә мөнәсәбәтле диеп әйтеп була[5]

Лаклыда 1795 елда 17 йортта 138 кеше, 1816 елда — 112, 1834 елда — 176 кеше яшәгән. 1778 елдан лаклылыр типтәр катламы диеп атала башлаганнар, типтәр полкынның 9-чы командасына кергәннәр. Казак булып хезмәт иткәннәр. 1855 елдан 1865 елга тиклем Башҡорт гаскәренә караганнар.

1929 елда, Әхмәтсафа ахунның вафатыннан соң, аның мәчете дин тотучылардан тартып алына һәм мәктәпкә тапшырыла. Шул ук елда бай китапханә туздырыла. Мәчет һәм мәдрәсә базасында Лаклыда бөтен Мәсәгуть кантоны мөселманнары өчен крестьян яшьләре мәктәбе ачыла. Мәчетнең манарасы белән михрабын 1935 елда гына сүтеп алалар. Мәчет, 1970 елда яңа бина төзелгәнгә кадәр, мәктәп булып хезмәт итә. Шуннан соң мәчет 39 ел дәвамында ташландык хәлгә килә, җимерелә башлый. 2010 елда мәчет бинасын, яңасын төзү нияте белән сүтәләр. Бүгенге көндә яңа мәчеткә нигез салынган һәм шуның белән эш туктап калган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[6] 2010[7]
1 124 925

Тулы булмаган исәпләр буенча 2002 елда 80% халкын татарлар тәшкил итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта
  2. Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана. Уфа: Китап, 2001. — 165—168 с.
  3. Исламшин Р. Из истории айлинского края//Йәшлек, 1997, 8 июня
  4. Зинуров Г. Н. Тропой судьбы (документальная повесть). Уфа: «Альфа,Реклама», 2015
  5. Латипова Г. Ә. Салауат тоҡомдары Лаҡлы ауылында. — Йүрүҙән, 2007, 75-се һан, 19 сентябрь
  6. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.
  7. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл таң, 26.3.2013. Лаклы мәчете
  • Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.)
  • Лоссиевский М. В. Пугачёвский бригадир Салават и Фариза, 1882.
  • Гибадуллин В. Г., Гафаров Х. А., Ахмадиев Б. Х. На земле легендарного Салавата. Уфа, 1988.
  • Исламшин Р. Из истории айлинского края//Йәшлек, 1997, 8 июня.
  • Зинуров Г. Н. Нурулла Зиннуров (очерк) — Возвращённые имена
  • Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана. Уфа: Китап, 2001. — 165—168 с.
  • Салават Юлаев (энциклопедия). Уфа: "Научное издательство"Башкирская энциклопедия", 2004, с.18
  • Зинуров Г. Н. История села Лаклы, Уфа, 2004.
  • Зинуров Г. Н. Тропой судьбы (документальная повесть). Уфа: «АльфаРеклама», 2015.
  • Зинуров Г. Н. Имамы села Лаклы.
  • Калып:БЭ

Калып:Навигация1

  • Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник. — Уфа: ГУП РБ Издательство «Белая Река», 2007. — 416 с.— ISBN 978-5-87691-038-7.(рус.)
  • Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана. Кн. 9. Уфа: Китап, 2001, 165—168 с. — 304 с. — ISBN 5—295—02843—7(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]