Салават Юлаев
| Салават Юлаев | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Салават Юлай улы |
| Туган | 1754 Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылы |
| Үлгән | 1800 Рогервик ныгытмасы, Палдиски, Эстония |
| Милләт | башкорт |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Һөнәре | шагыйрь |
| Ата-ана |
|
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Пугачёв күтәрелеше[d] |
| Хәрби дәрәҗә | беригадир[d] |
Салават Юлаев, Салават Юлай улы (баш. Салауат Юлаев, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге вакытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук туган телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.

Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Салават районында, Тәкәй[d] авылы булган урында, Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның туган җирендә, «Салауат ере» (тат. Салават җире) тарихи-мәдәни комплексы корыла. Ул «Янган-Тау» геопаркы территориясендә урнаша. Комплекс ~4,5 гектар мәйданны били. Паркны төзү бәясе 128,5 миллион сум тәшкил итә[2]. 2024 елның 16 июнендә ачылган. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашкан[3].
- 2025 елның июнендә Салават районында атлы һәйкәл ачылган (Уфадагы статуяның күчермәсе[4].
- 2025 елның 26 сентябрендә Салават Юлаевның туган авылы Тәкәй урынындагы «Салават җире» тарихи-мәдәни комплексында символик кабер — кенотаф[d] ачылган[5].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Шәкүр Р. З. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. Тулыландырылған 2-се баҫмаһы — Өфө: Китап, 2005. — 376 б. — ISBN 5-295-02098-3. (баш.)
- ↑ Азат Гиззатуллин. В 2024 году на родине национального героя Башкирии Салавата Юлаева появится мемориальный парк. ИА Башинформ, 14.07.2023(рус.)
- ↑ Азат Гиззатуллин. В Башкирии открыли историко – мемориальный комплекс «Салауат ере». ИА Башинформ, 16.07.2024(рус.)
- ↑ Лейла Аралбаева. В Башкирии торжественно открыли памятник Салавату Юлаеву. Башинформ, 15.06.2025
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Республикала Салауат Юлаев кенотафы асылды. Башинформ, 29.09.2025(башк.)