Ишембай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ишембай
Ишембай (Русия)
Ишембай
Ишембай (Башкортостан)
Ишембай
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Республика Башкортстан
Район Ишембай районы
Координатлар 53°27′00″ т. к. 56°02′00″ кч. о.HGЯO
Мэр Никитин Сергей
Нигезләнгән 1815
Мәйдан 103,47 км²
Климат уртача
Халык саны Red Arrow Down.svg 66 149 кеше
Телефон коды 34794
почта индекслары 453200—453215
Рәсми сайт ishimbaimr.ru

Ишембай шәһәре – Башкортстан республикасы буйсынуындагы шәһәр. Агыйдел елгасының уң як ярында, Стәрлетамакка каршы урнашкан. Башкортстан нефтен табучы һәм эшкәртүче промыселларның беренчесе.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда А.А.Блохин җитекчелегендә Ишембай авылына җибәрелгән геолого-разведка экспедициясе бу җирләрдә берничә нефтьле урын ача – Ишембай, Кучапкол, Иске Буран, Тирмән-Елга һәм башкалар. 1932 елда Ишембай промыселы эш башлый, ул Башкортстанда гына түгел, ә бөтен Идел-Урал нефть районында иң беренче булып санала.

Вакытлыча төзелгән геологлар биләмәсе әкренләп үсә бара, монда зур төзелеш башлана. Нефтьне җиткерү өчен Уфа-Ишембай тимер юлы төзелә, Агыйделнең сул як ярында нефть эшкәртүче завод эшли башлый.

1940 елда кала статусын алган Ишембай Башкортстанның көньяк-көнчыгыш нефть районының төп каласы булып исәпләнә.

Ишембай тирәсендәге шәһәрләрдә тиз тизлектә нефтехимик промыселы үсә башлый – машиналар төзү, төзелеш индустриясе һ.б., болар барысы да Стәрлетамак сәнәгать төененең барлыкка китерүгә булышлык итә.

Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак мөһәндис инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.

Ишембай Р240 (Уфа — Ырымбур) автомобиль юлы аша Уфа һәм Русия Федерациясенең башка регионнары белән, ә урындагы юллар челтәре аша районның авыллары белән тоташа.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәүф Вилданов (1953), техник фәннәре докторы.
  • Олег Гайнетдинов (1949), техник фәннәре докторы, профессор.
Ишембай панорамасы
Ишембай панорамасы

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]