Орски

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Орски latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яман кала
Flag of Orsk.jpg
Coat of arms of Orsk.jpg
Герб
Орски (Русия)
Яман кала
Орски (Ырынбур өлкәсе)
Яман кала
Ил Русия
Республика Ырынбур өлкәсе
Координатлар 51°12′00″ т. к. 58°37′00″ кч. о.HGЯO
Шәһәр башлыгы Франц Виктор Абрамович
Нигезләнгән 1740
Мәйдан 580,1 км²
Климат уртача
Халык саны Red Arrow Down.svg 238 006 кеше
Милли состав урыслар, украиннар, татарлар, казакълар
Телефон коды 3537
Почта индексы 4624xx
Рәсми сайт orsk-adm.ru

Орски (Урски,[1] 17351741 елларда Ырынбур) — Ырынбур өлкәсенең халык саны буенча һәм икътисади яктан икенче шәһәре. Орск кала округын төзи. 1782 — 1928 елларда Ырынбур губернасы составында административ берәмлек - Орски өязе административ үзәге.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кала Казакъ далалары уртасында 1735 елда корыла. Җаек елгасына Ыр елгасы койган җирдә ныгытма төзүне ирекле рәвештә Русия дәүләтенә кушылган казак ханы Әбелхәер илче Котлымөхәммәд Тәфкилевтән сорый. Кала башта исеме Ырынбур дип атала. Соңрак ул исем хәзерге Ырынбур шәһәренә күчә. Орский ныгытмасы казакъ халкы арасында Яманкала аты белән билгеле булды.

Орскидан Җаек буендагы ныгытмалар сызыгы төзелүе башлана. Биредән Урта Азия белән сәүдә иткән кәрваннар уза башлый. 1861 елны Орски ныгытмасы казак станицасына әйләндерелә, 1865 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала.

1930 елда Ильяс утары тирәсендә, каладан 3 чакрым читтә Южуралмаш төзелә башлый, аңа никел заводы, нефть кудыру заводы. Бу заводта “3нче Баку” – Эмба ятмасынының нефтен эшкәрткәннәр. Әле шәһәрнең бу өлешен Яңа шәһәр дип атыйлар.

Орски татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар Орски каласын төзү эшен, ахырдан сак хезмәтен үтәүне башкарганнар. Орск каласы XIX гасыр азакларына мәдәниятле бер төбәккә йөз тота башлаган, анда тирә-юньдә танылган өч мәдрәсә эшләгән.

Орски шәһәрендә 18нче гасырда ук беренче биш мәчет агачтан төзелгән була, беренче таш мәчет 1900 елда барлыкка килә. Бу вакытта Орски халкының зур өлешен татарлар алып торган. 1897 елда җәмгысе 14016 кеше яшәсә, шулардан 3035 татарлар була, бар халыкның 21,8%ы.

Бүгенге көндә Орски шәһәрендә әлеге таш мәчет бердәнбер санала.

Орск — бертуган Рәмиевләр өчен приисклардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк булып торды. Биредә аларының мануфактура-галантерея кибетләре була. Закир Рәмиев Төркиядән укудан кайткач, шунда берничә ел яши, Орски сәүдәгәре Борнаевның кызына өйләнә. 1918 елдан Ырынбурдан китеп яңадан шунда төпләнәләр.

1909 елда Орскида татарлар арасында театр хәрәкәте ачыла. 1909 елда һәвәскәр спектакльләр уйнала башлы, 1911 елда драмтүгәрәк эшли башлый. Спектакльләрне драматург Мирхәйдәр Фәйзи куя. Бу түгәрәктән Хәким Сәлимҗанов, Галия Нигъмәтуллина, Бәдәр Йосыпова һ.б. артистлар чыккан.

1918 елда Габдулла Дәүләтшин Орскига килеп төпләнгәч татар телендә «Ирек йолдызы» газетасын чыгара башлый. Атналык бу газетаның беренче битендә Хөкүмәт карарлары, икенче битендә сәяси темага багышланган чыгышлар урнаштырыла. 30нчы еллар язмышы әлеге мәчетне дә урап үтми. Аллаһ йорты 1932 елда ябылып, бары тик 1990 елда гына төзекләндерелә. Ә 2008 елда әлеге мәчет дин әһелләре ярдәме белән Орски аэропортының икенче катында намаз уку өчен беренче бүлмә ачыла.[2]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мирхәйдәр Фәйзи – Орсктан ерак түгел бер авылда туып, Орскида укый, соңыннан китапханәче булып эшли, драматурглык эшен башлап җибәрә
  • Муса Җәлил 1925—1927 елларда ВЛКСМның Орск өяз комитетында хезмәт кыла
  • Шакир Мөхәммәдъяров
  • Заһит Хәбибуллин, композитор
  • Ринат Хәмиев, 2012 елны РФ президентлыкка намзәтен куючы.
  • Диана Рәхимова - Русия кино һәм театр артисты
  • Солтанаев Җәүдәт Тәлгат улы (19 июль 1948) — галим-математик, югары мәктәп укытучысы. Физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1990). Башкортстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшмәкәре (1997).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[3] 1897[4] 1913[5] 1926[5] 1931[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
1 673 14 016 ~23 000 ~13 300 ~19 200 ~66 300 176 214 225 314 246 667 270 711 250 963 239 752

2002 елда милли состав буенча урыслар — 80,5 %, украиннар — 4,1 %, татарлар — 4 %, казакълар — 3,7 %, алманнар — 1,6 %, башкортлар — 1,6 %, мордвалар — 1,0 %, белоруслар — 0,5 %, чуашлар — 0,5 %, башкалар — 2,5 %.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Орскнефтеоргсинтез», «Южуралникель» (Орск) акционерлар җәмгыятләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]