Эчтәлеккә күчү

Куандык

51°29′00″ т. к. 57°21′00″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куандык latin yazuında])
Куандык
рус. Кувандык
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1915
Рәсем
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Куандык районы һәм Кувандыкский городской округ[d]
Административ-территориаль берәмлек Куандык районы[1] һәм Ыр өязе
Халык саны 26 596 (2021)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 210 метр
Мәйдан 42,06 км²
Почта индексы 462240–462244
Җирле телефон коды 35361
Карта
 Куандык Викиҗыентыкта

Куандык (рус. Кувандык, баш. Ҡыуандыҡ) — Русиядә кече шәһәр, Ырынбур өлкәсенең Куандык районы үзәге.

Халык саны — 26 169 кеше (2010).[3]

Шәһәр Сакмар елгасында, Ырынбурдан 194 километр көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Кувандык станциясе.

XIX гасырның азагында Покровка исеме астында күчеп утыручылар авылы буларак нигезләнгән (күченүчеләрнең элекке тору урыны буенча). 1915 елда авылга ЫрынбурОрскТроицк[4] тимер юл килә, әмма, станцияләр исемнәрендә буталчыклык чыкмасын өчен (Покровка, Покровское топонимнары Русиядә бик еш очрый) станциягә исемне авыл исеме буенча түгел, Куандык (Кувандычка) елгасы исеме буенча бирәләр. 1935 елдан Куандык районы үзәге булып тора.

1939 елда шәһәр тибындагы бистә статусы, ә 1953 елдашәһәр статусы бирелгән.

1931[5]1959[6]1970[7]1979[8]1989[9]2002[10]2010[3]
~11 200 21 383 22 914 25 090 28 339 28 679 26 169
Милләт2002[11]2010[12]
руслар75,3%75,5%
башкортлар10,2%10,7%
татарлар8,1%7,9%
украиннар3,0%2,1%

Криолит заводы, механик пресслары заводы, тимер юл транспорты предприятиеләре.