Шыгырдан
Шыгырдан | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Чуашстан |
Муниципаль район | Батыр |
Координатлар | 55°3'14"N, 47°33'33"E |
Башлык | Айзатуллов Марат |
Элеккеге исемнәр | Чкаловское (1939-1994) |
Халык саны | 6000 кеше |
Милли состав | татар |
Дини состав | мөселманнар |
Телефон коды | 83532 |
Почта индексы | 429360 |
Автомобиль коды | 21, 121 |
Рәсми сайт | gov.cap.ru/main.asp?govid=309/main.asp?govid=309 |
Шыгырдан (чуаш. Шăнкăртам, рус. Шыгырдан, 1939-94 елларда Чкаловское, элегрәк — Шихирданы) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан зур татар авылы. Кызыл-Камыш авылы белән бергә Шыгырдан авылы җирлегенә керә. Халык саны 1478 йортта якынча 6 мең кеше.
Авыл 583 гектар мәйдан били, урамнар озынлыгы 33 километр. Авыл белән район үзәге олы юл аша гына.[1]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Авылга 14-15 гасырларда,яки 1620нче елларда Касыйм татарлары тарафыннан нигез салынган дип барыла.
- 1770 елда авыл Казан губернасының Буа өязендә саналган.
- 1939—1994 елларда авылның рәсми исеме — Чкаловское (ССРБ герое Валерий Чкалов хөрмәтенә).
Демографик вазгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда 2009 елда 96 бала (биредә олан диләр) туган, 58 кеше үлгән. 2011 елда 78 бала туып, үлүчеләр 43 булган.
Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Азат Абитов — җырчы.
- Расих Бикчурин — Чуашстан чемпионы, йөгерү буенча 800, 1000, 1500, 5000 метр арага 40 рекорды бар. Чуашстаннең Россиядәге беренче чемпион спортчысы.
- Станислав Садальский — Гөрҗистан һәм Чуашстанның халык, РСФСРның атказанган артисты.
- Рөстәм Сүлти (Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев) — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992).
- Минсәет Таҗетдинов — классик көрәштә Европа чемпионы (1984), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1985).
- Бәдретдин Төхфәтуллов (1918-1988),
Дан орденының тулы кавалеры.
- Олег Шәрәфетдинов — ЧРның атказанган сәнәгать эшлеклесе.
- Әсхәт Якушев — грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, грек-рим көрәше дөнья кубогы җиңүчесе(1993), Европа (2002), Россия чемпионы (1993, 1994, 1996).
Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда урнашкан:
- СХПК «Дуслык»,
- «№1 Шыгырдан урта мәктәбе»,
- «Фәизов ис. Шыгырдан урта мәктәбе»,
- «Ромашка» балалар бакчасы,
- «Сандугач» балалар бакчасы
- 5 кибет,
- Чәйханә,
- Буфет,
- Элемтә оешмасы,
- Китапханә.
Икьтисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шыгырданда көн саен уртача 400 терлек суела. Аерым сугым цехы бар, әмма ул гына өлгерә алмый.
Авылда унлап кеше умарта тота, 540 ат бар. Ветеринария хезмәте яхшы куелган.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|