Минсәет Таҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минсәет Таҗетдинов latin yazuında])
Минсәет Таҗетдинов
Туган телдә исем Минсәет Тимергали улы Таҗетдинов
Туган 18 февраль 1960(1960-02-18) (64 яшь)
Чуаш АССР, Батыр районы, Шыгырдан авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре көрәшче, классик (грек-рим) көрәш
Бүләк һәм премияләре халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1986), Россия атказанган спорт остасы (2005)

Минсәет Таҗетдинов (рус. Минсеит Тазетдинов) – танылган көрәшче, классик көрәш халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа чемпионы (1984), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1985), СССР чемпионы (1984). Дөнья кубогы иясе (1984, 1985). 52 кг кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минсәет Тимергали улы Таҗетдинов 1960 елда Чуаш АССР Шыгырдан авылында дөньяга килгән.

Сембер «Динамо»сы өчен чыгыш ясый. 1986 елны Сембер педагогика институтын тәмамлагач, Минсәет Таҗетдинов тренерлык эшенә күчә. йөзләгән көрәшче әзерләп чыгара. Шыгырданда үз исемендәге көрәш клубын җитәкли.

Шыгырданда ел саен көрәш бәйгесе узып тора. Ул Шыгырдан егете Минсәет Таҗетдинов исемендәге бәйге. Сембер өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм татар эшкуарларының «Сембер» клубы милли спорт көрәшен үстерү, аны балалар һәм яшьләр арасында киңрәк тарату максатыннан чыгып Татарча көрәш федерациясе булдырганнар. Минсәет Таҗетдинов федерациянең вице-президент итеп сайланды.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]