Айсылу Ягафәрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсылу Ягафәрова latin yazuında])
Айсылу Ягафәрова
Айһылыу Йәғәфәрова

Айсылу Ягафәрова
Тугач бирелгән исеме: Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова
Туу датасы: 3 сентябрь 1948(1948-09-03) (75 яшь)
Туу урыны: Әбҗәлил районы, Әхмәт авылы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1973-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, поэзия, драматургия
Жанр: шигырь, роман,пьеса
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Муенса» (1973)
Премияләр: Ким Әхмәтҗанов премиясе (1996)
Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (2008)
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986)

Айсылу Ягафәрова (Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова, баш. Айһылыу Шәйхетдин ҡыҙы Йәғәфәрова) – язучы. БР атказанган мәдәният (1993), мәгариф (1992) хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 3 сентябрендә БАССР Әбҗәлил районы Әхмәт авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1974) тәмамлаган. 1967-2004 елларда Әбҗәлил районы Кызыл Башкортстан бистәсе балалар бакчасында эшли (1976 елдан мөдир).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар язучысы булып таныла. Беренче шигырьләр җыентыгы – «Муенса» (1973). Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл тормышына багышланган «Киленнәр» романын (2 китап, 1993, 1995) язды. Балалар өчен «Чәнечкеле күлмәк» (1973), «Саескан-хат ташучы» (1983), «Алтын тарак» (1986), «Курай» (1989), «Җил патшалыгында» (1993), «Зәңгәр чәч» (1996), «Сандугач җыры» (2001), «Тирмәкәй» (2005) китаплары нәшер ителгән. Агния Барто, А.С. Пушкин (2007), Самуил Маршак , Корней Чуковский шигырьләрен тәрҗемә итә. Балалар бакчалары өчен «Җәйгор» (2 китап, 1992-1995; 2000-2006) хрестоматиясе автордашы. «Кыпчак кызы» драмасы (2001) Уфада драма театрында, балалар өчен язылган пьесалары БР театрларында уйнала.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Камал Башкорт прозасы мадонналары. «Ватандаш», 2001, № 3.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]