Эчтәлеккә күчү

Сакмар

51°46′20″ с. ш. 55°01′35″ в. д.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сакмар latin yazuında])
Сакмар
Сурәт
Кушыла: Җаек
Кушылдыгы Олы Иек, Салмыш, Урта Каргалка, Әҗәм (елга), Атагуза[d], Баракал, Баткатлы, Бердиелга, Бирмасбаш, Бувела, Бухарча, Карагала, Караелга, Каргалка, Касмарка, Кашляуар, Кеуште, Крепостной Зилаир[d], Кувашлы, Кугизыл, Лаимберды, Курися, Куруил, Магаш, Кече Юлук, Сапсал, Урта Чебенька, Тавла, Талатши, Шерда, Зилаир[d] һәм Курачанка
Елгадагы сулык Сакмарское водохранилище[d]
Су чыгымы 144 м³/с
Бассейн мәйданы 30 200 км²
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Озынлык 798 km
Харита сурәте
Бассейн категориясе [d]
Карта
 Сакмар Викиҗыентыкта

һәм

Сакмар (баш. Һаҡмар) – Россиядәге елга. Башкортстан (348 чакрым) һәм Ырынбур өлкәсе (412 чакрым) җирләре аша үтә һәм Ырынбур шәһәре тирәсендә Җаек елгасына коя.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Озынлыгы 798 чакрым, бассейн мәйданы 30 200 км². Елга Уралтау сыртының битләрендә, Башкортстанның Әбҗәлил районында башлана.

Су артымы, күбесенчә, кар аша. Ташу апрельдән июнь башына кадәр дәвам итә. Уртача су чыгымы тамактан 55 чакрым ераклыкта 144 м²/с. Ноябрьдә боз белән каплана һәм апрельдә ачыла.

Шактый мул сулы елга булып тора. Агымы тиз, Ырынбурга якынлашканда тыныч. Елганың суы җәй көне дә салкын (бик кызу көннәрдә 23 градуска җитә). Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге 5 метргача. Җаек елгасындагы температура белән чагыштырганда, Сакмарда температура 2 градуска түбән.

Сакмар елгасында Куандык шәһәре, Сарыкташ, Кара Отрог, Сакмара, Никольское, Татар Каргалысы һәм башка торак урыннар урнашкан.