Рамазан Өметбаев
Рамазан Өметбаев | |
---|---|
![]() Рамазан Өметбаев | |
Тугач бирелгән исеме: | Рамазан Гыймран улы Өметбаев |
Туу датасы: | 7 апрель 1924 |
Туу урыны: | Башкортстан Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылы |
Үлем датасы: | 24 август 1997 (73 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, җәмәгать-дәүләт эшлеклесе |
Иҗат итү еллары: | 1984-1997 |
Юнәлеш: | документалистика |
Жанр: | повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Чирәмнең тәүге язы» (1984) |
Премияләр: | Ким Әхмәтҗанов премиясе (1993) |
Бүләкләр: | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Рамазан Өметбаев (Рамазан Гыймран улы Өметбаев, баш. Рамаҙан Ғимран улы Өмөтбаев) — җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы, публицист. Икътисад фәннәре кандидаты (1967). РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1958). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). БР язучылар берлеге әгъзасы (1989). Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреаты (1993).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1924 елның 7 апрелендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге БР Әбҗәлил районы) Әлмөхәммәт авылында туган. Уфада икееллык фирка мәктәбен (1953), Магнитогорскида педагогия институтын (1954), Мәскәүдә фирка үзәк комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (1967) тәмамлаган.
1942 ел башында үзе теләп фронтка китә. 1943 елның җәендә Kуpcк сугышында була, Opёл шәһәре янында авыр контузия ала. Дәваланып, кире сафка баса һәм 11- Аpмия составында Бaлтика җирләрендә яуларда катнаша.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1937 МТСта эш кәгазьләрен күчереп язучы.
- 1941 Баймак бакыр эретү заводында торф кисүче.[1]
- 1947-1960 Баймак фирка райкомында: инструктор, бүлек мөдире, сәркатип, 1954 2-сәркатип, 1956 1- сәркатип.
- 1953 «Сталин байрагы» («Стерлитмакский рабочий») газетасында.
- 1960-1965 фирка өлкә комитетында бүлек мөдире.
- 1967 БАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1975-1981 БАССР кинофикация дәүләт комитеты рәисе.
- 1966-1975 БАССР тарих, мәдәният ядкәрләрен саклау республика шурасы президиумы рәисе.
- 1963-1967 БАССР Югары шурасы президиумы әгъзасы,V-IX чакырылыш Югары шура депутаты.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р. Өметбаевның иҗаты документларга нигеләнгән булуы белән аерылып тора. Халыкның тормышын һәм көнкүрешен чагу сурәтли. «Генерал Күсимов» (1990; 1995 (рус.)) документаль повесте Советлар берлеге Каһарманы Т.Т. Күсимовка багышланган. Ике китапны эченә алган дилогияда Октябрь инкыйлабыннан соңгы авыл язмышы сурәтләнгән: «Чыктан иелә кылган» (1993), «Сыну» (1999). «Сарыколак» хикәясе буенча «Башкортстан» ДТРК 2 серияле нәфис фильм төшергән (1990, 1995, режиссёр Ә. Нурмөхәммәтов).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1958).
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1995).
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (1993).
- Ленин ордены (1957).
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1974).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сибайда, Баймакта, Әбҗәлил районы авылларында урамнарга исеме бирелгән.
- Сибай башкорт лицее Р. Өметбаев исемен йөртә.
- Сибай шәһәре хакимияте ел саен Рамазан Өметбаев премиясе тапшыра.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ватандаш сайтында Әлмөхәммәт авылы турында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-16
- 7 апрель көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанда туганнар
- Әбҗәлил районында туганнар
- 24 август көнне вафатлар
- 1997 елда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Язучылар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары