Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим latin yazuında])
(Әхмәтвәли Мәңгәр битеннән юнәлтелде)
Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим
Туган 1891(1891)
Россия империясе
Үлгән 1978(1978)
Төркия
Ватандашлыгы Россия империясе, Кытай, Төркия
Һөнәре сәүдәгәр

Мәңгәр Әхмәтвәли бин Ибраһим(1891-1978) — сәүдәгәр, эшкуар, җәмәгать эшлеклесе. Россиядә (1909-25), Кытайда (1925-38) сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. 1939 елдан Төркиядә яши. Ике сәүдә-сәнәгать фирмасы хуҗасы, төрек автомобиль сәнәгатенә нигез салучыларның берсе. Төркиядә беренче тапкыр «Мерседес Бенц» филиалын ачучы һәм аның җитәкчесе. Төркиядә татар диаспорасының социаль һәм мәдәни тормышы өчен шактый акчалар бүлгән хәйриәче, Төркиядә «Казан» журналын[1] чыгаруга ярдәм итүче. Аның исеме шулай ук Себер татарлары тарихына да кереп калган.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтвәли Мәңгәр уңдан икенче булып утыра

Әхмәтвәли Менгерның ата-бабалары Идел буеннан Себергә күченгәннәр, бәлки Казан артындагы Олы Мәңгәр авылын булганнардыр.[2] Әхмәтвәли Мәңгәр озын гомер кичергән. Ул зур хәлле гаиләдә 13 нче бала булып дөньяга килә, башта гаиләдә, аннары мәдрәсәдә ислам нигезләрен яхшы белә. Ул мулла да була ала, кирәк булганда исем кушу, никах, җомга һәм бәйрәм намазлары йолаларын үткәрә алган, әмма эшкуарлык юлын сайлый. 34 яшькә кадәр Россия белән бәйле булган, аннан ул 1925 елда совет власте урнашканнан соң Кытай шәһәре Танзинга китә. Биредә ул 14 ел яши һәм 1938 елда Төркиягә күченә. Ул алдынгы карашлы прогрессив карашлы кеше була, ул камиллектә берничә чит телне белгән, күп укыган гына түгел, үзе дә үзеннән соң зур эпистоляр мирасны калдырган мәкалә авторы булып танылган.[2]

Кытайның Танзин шәһәренә килгәч, Әхмәтвәли Менгер биредә татар-төрек җәмгыятен оештыра. Ул Кытайда яшәүче барлык татар һәм башкортларның тормышы белән кызыксына. 1935 елның 4-15 февралендә Мукденда Исхакый җитәкчелегендә «Ерак Көнчыгышның төрек-татар мөселманнары корылтае» оештырыла. Әхмәтвәли Менгер аның барлык утырышларының рәисе була. Бу утырышларда Идел-Урал татарлары Конфедерациясе оештырыла, рәис итеп Гаяз Исхакый сайлана, ә урынбасар итеп Әхмәтвәли Менгер сайлана. Гаяз Исхакый Арупага киткәннән соң конфедерациянең фактик башлыгы А. Менгер була.[2]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  • Ахметвели Менгер : [Сб. воспоминаний / Сост. С. Имре, И. Надиров]. — Казань : Эхо веков, 1997. — 174 с., [8] л. ил.; 20 см.; ISBN (В пер.) (В пер.) : Б. ц.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менгер Ахмадвали Ибрагимович Милләттәшләр сайтында