Дон казаклары гаскәрендә татарлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дон казаклары гаскәрендә татарлар latin yazuında])

Дон  казаклары гаскәрендә татарларРоссия империясенең иң күп санлы Дон казаклары гаскәре составында хезмәт итүче мөселман татарлары төркеме, Дон өлкәсе гаскәре казаклар катламы вәкилләре.

Дон казаклары гаскәрендә татарлар Новочеркаск янындагы Татар авылында һәм Дарьевка авылында яшәгәннәр. Аларның чыгышлары төгәл билгеле түгел, Мишәр краена күченгән йорт татарлары һәм йомышлы татарлар нәселеннән булулары мөмкин дип фараз ителә.

Бистәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дон казаклары. 1820 елгы гравюра

Татар авылында агачтан төзелгән мәчет булган. Ул ОМДСка (Ырынбур мөселман диния нәзарәтенә) буйсынган. Ул вакытта авыл кешеләре 129 агач һәм бер таш бинада яшәгән.

Дарьевка авылы кешеләре 40 агач йортта яшәгән.

1822 елда Дон казаклары гаскәрендә хезмәт итүче ир-атларның һәм хатын-кызларның гомуми саны 936 кеше булган, шуларның 133е - хезмәткәрләр булган. 1860 елда татарларның күбесе Османлы империясенә күченәләр. Бу вакыйгалардан соң, станица халкы бик кими һәм ул Татар хуторына әверелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]