Ырынбур мөселман диния нәзарәте

Ырынбур мөселман диния нәзарәте (баш. Ырымбур мосолман диниә назараты, рус. Оренбургское магометанское духовное собрание) — Русиядә беренче рәсми мөселман оешмасы. 1799 елда Екатерина II указы буенча Уфада оештырылган.
Русия мөселманнарының дини җитәкчесе — мөфти. Бу вазифага кандидатлыкка мөселман оешмаларында сайлау үткәч, аны император расларга тиеш булган.
1789 елдан «Мөселман Дини Җыелышы» дип атала.
1944 елдан Русиянең Аурупа өлеше, Себер һәм Балтыйк илләре мөселманнарының диния нәзарәте дип атала.
1992 елдан Русиянең һәм Аурупа Азат дәүләтләр берләшмәсенең Үзәк диния нәзарте дип атала.
Диния нәзарәтенә мөселман оешмаларын күзәтү, мәчетләр төзү, никах теркәү (язу), мөлкәт бүлү, мөселман гореф-гадәтләренең дөрес үтәлешен тикшерү бурычы йөкләтелә.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Русиядә ислам
- Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете
- Ырынбур шәһәренең 3-нче җәмиг мәчете (бүген Ырынбур үзәк мәчете)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Д. Д. Азаматов. ОРЕНБУРГСКОЕ МАГОМЕТАНСКОЕ ДУХОВНОЕ СОБРАНИЕ(үле сылтама). Башкирская энциклопедия