Татар архитектурасы
Татар архитектурасы — борынгы заманнарда утрак һәм күчмә яшәү рәвеше йогынтысында формалашкан татар архитектурасы, Алтын Урда, татар ханлыклары һәм нең Россия империясе хакимлеге йогынтысы астында барлыкка килә. Әлеге архитектурасы гасырлар дәвамында формалашкан һәм халыкның мәдәниятенә, эстетикасына һәм диненә бәйле булган, шуңа күрә Россиядә теге яки бу вакытта хакимлек иткән Көнчыгыш, рус, болгар, Алтын Урда сәнгате, Европаның уникаль стиленең үзенә берләштерә. Бу стилләр татар мәчетләрендә аеруча чагылыш тапкан[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта гасырлардан иртәрәк чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары Идел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көньяк-көнчыгыш Мещералар, Мордва, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләрендә яшәүче татарлар борынгы архитектура эзләрен калдырган. Татарларның борынгы урта гасыр төзелеше һәм ислам архитектурасы эзләре Идел һәм Ука елгалары арасында табылган. Элегерәк халык еш кына күчеп йөргән, яңа яшәү чикләре барлыкка килгән, шәһәрләр җимерелгән һәм яңадан төзелгән, мәчетләр юкка чыккан, шулай итеп, татар архитектурасы һәйкәлләренең һәм язма чыганакларның күбесен юкка чыккан.[2].
X-XIII гасырларда Идел буе Болгарының башлангыч неофеодаль чорында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә таш монументаль төзелеш чәчәк ата, ул чакта Алтын Урда һәм Россия яулап алуы чорына кадәр Болгар шәһәр төзелеше мәктәбе формалашкан булган.[3] Болгар шәһәрләре үзләренең зур үлчәмнәре һәм бистәнең сирәк төзелешләре белән аерылып торган.[2]. Болгар ханлыгы чорында шулай ук ислам монументаль архитектурасы йогынтысы көчәя, шулай да болгарларның кырыс климаты аркасында мәчетләрнең ишегалдын төзү, калын диварлы биналар төзү кебек яңа стиль барлыкка килә, шулай ук архитектураның күп үзенчәлекләре Идел буе мөселманнан алына. Алардан болгарлар керү тамбурын, изән астын, югары түшәмәле чардак конструкциясен, авыш түбәне һәм тәрәзә пыялаларын алганнар.[4] Авылларда агач мәчетләр төзү, ислам диненең артабан таралуы — Болгар ханлыгының тагын да бер үзенчәлеге.[4].
Агач биналар озак хезмәт итә алмый, шуңа күрә безнең көнгә кадәр бер генә мәчет тә сакланып калмаган. Ләкин мәчетләрнең агачтан Болгар архитектурасы стилендә төзелүе турында фараз бар.[4] Ислам дине таралу сәбәпле, Болгар җәмәгатьчелеге Иран, гарәп һәм Урта Азия архитекторларына охшый башлый. Иң танылган мәчет 737 елда Болгар шәһәрендә төзелә. X гасырдан башлап XIII гасыр башына кадәр мәчет төзелешенә тереклеккә кагылышлы ислам нормалары урын ала, гарәп сәнгатендәге кебек кеше образы орнаментлаштырыла, ә башка сурәтләр сүзләр язылышы белән алмаштырыла[2][4].
Бу дәүләтнең архитектурасы масштаблы һәм киң колачлы инженер төзелеше белән аерылып торган, әммә үкенечкә каршы Монгол дәүләте чорында ул югалган. Шәһәрдә зур биналар арасында мәчетләр һәм җәмәгать мунчалары аеруча урын алып торган. Биредә борынгы тирмәсыман биналар урнашкан. Әмма шәһәрнең планлаштыруы тулысынча билгеле түгел[2] Мәчетләрнең төп өч төре тулган: балчык һәм агач диварларлы авыл мәчете, манаралы квартал мәчете, шулай ук, кагыйдә буларак, шәһәрнең үзәк мәйданында җәмигъ мәчете булган.[2].
X гасырның борынгы Болгар торак йорты бура яки балчык корылмадан гыйбарәт була, бина эчендә балчыктан салынган мич була. Мич янында ашлык саклау өчен 2 чокыр булган. Биналар яссы түбәле булган. Бай кешеләрнең шул ук вакытта кирпеч биналар төзергә һәм аңа яңа өлешләр төзергә мөмкинлекләре булуы билгеле.[3]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нияз Хаджиевич Халитов Татарская мечеть и её архитектура: учебное пособие — КГАСУ, 2011 год, с.77 — ISBN 5782902884
- А. П. Смирнов Татарская архитектура // Волжские Булгары/А. П. Смирнов — Рипол Классик, 2013 год, стр. 78-79 — ISBN 5458556933
- Ф. Х. Валеев, Г. Ф. Валеева-Сулейманова Древнее искусство Татарии — Рипол Классик, с. 165 — ISBN 5458443292
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Зодчество и архитектура Татарстана, archived from the original on 2014-05-18, retrieved 2019-03-08
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 «Тозу Исадэ» Татарская Архитектура междуречья волги и Оки, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2019-03-08
- ↑ 3,0 3,1 Волжские булгары, Авторы: А. П. Смирнов, Рипол Классик, 2013 стр. 78
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Архитектурные стили
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз.
|