Том татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Том татарлары latin yazuında])
Том татарлары
Үз аталышы

йәүштәләр, цаттыр, чатлар, калмактар, себер татарлары, умартатарлар

яшәү җире

Томск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе

Теле

себер татар теленең том диалекты

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Том һәм Енисей губернасы татар хатыннары

Том татарлары - себер татарларының көнчыгыш төркеме. Чат, яүштә, калмак татарлары төркемнәренә бүленәләр. Шулай ук ХХ гасыр башына тулысынча руслашкан об татарлары дигән төркем дә булуы билгеле. [1] Үзләрен «йәүштәләр, цаттыр, чатлар, калмактар, себер татарлары, умартатарлар» дип атыйлар.[2] Селькуплар аларны «тын» дип атаса, чулым татарлары «цатлар» дип йөртә.[3]

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томск өлкәсенең Томск районы һәм Томск шәһәрендә, Новосибирск өлкәсенең Колыван районын һәм Кемерово өлкәсенең Юрга һәм Яшкино районнарына караган берничә авылда да яшиләр.

XIХ гасыр ахырыннан ХХ гасыр башына хәтле том татарлары авыллары Томск округы Телеут, Яүштә, Чат һәм якын тирәдәге тагын берничә вулыска караган. 1897 елда Томск округында 3.8 мең татар кешесе саналган.[4]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том татарлары җирле самодий халыклары татарлашуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип уйланыла. Әлеге территориягә кыпчаклар күпләп күченә башлагач татарлашып бетәләр.[5]

Соңрак том татарлары составына казан татарлары, мишәрләр, бохара татарлары һәм телеутлар да кушыла.[6]

Кайсебер чыганаклар том татарлары Себер ханлыгына буйсынмыйча енисей кыргызларына ясак түләп яшәгән дип яза.[7]

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том татарлары татар теленең (себер татар теленең) том диалектында сөйләшәләр. Үз чиратында ул калмак, яүштә-чат һәм ор сөйләшләренә бүленә.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История и культура сибирских татар (с древнейших времен до начала XXI века) / Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ. Казань, 2014. С. 21.
  2. Томилов Н.А. Этнография тюркоязычного населения Томского Приобья. Томск, 1980. С. 4.
  3. Храмова В.В. Западносибирские татары // Народы Сибири. Из серии «На роды мира». М.; Л., 1956. С. 473.
  4. Патканов С.К. Статистические данные, показывающие племенной со став Сибири, язык и роды инородцев. Т. 2. Тобольская, Томская и Енисейская губернии. СПб., 1911. С. 148–161.
  5. Волков В.Г. Кыпчакский компонент в составе средневекового населения Кузнецкой котловины и Томского приобья в контексте генетических данных // История, экономика и культура средневековых тюрко-татарских государств За падной Сибири (Материалы II Всероссийской научной конференции. Курган, 17–18 апреля 2014 г.). Курган, 2014. С. 71–74.
  6. Савинов Д.Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. Л.: Изд- во ЛГУ, 1984. С. 146.
  7. Бахрушин С.В. Енисейский киргизы в XVII в. // Бахрушин С.В. Научные труды. М., 1955. Т. 3. Ч. 2. С. 80.
  8. Тумашева Д.Г. Язык сибирских татар. Казань, 1968. С. 126.