Тум
Тум | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Өлкә | Тум өлкәсе |
Шәһәр бүлгесе | Тум |
Координатлар | 56°29'19"N, 84°57'8"E |
Эчке бүленеш | 4 район |
Башлык | Иван Кләйн[d] |
Нигезләнгән | 1629 |
Мәйдан | 294,6 км² |
Мәркәз биеклеге | 80 м |
Климат | кискен котиненталь |
Рәсми тел | урыс теле |
Халык саны | 574 002 кеше |
Телефон коды | 3822 |
почта индекслары | 634xxx |
Кардәш шәһәрләр | Ульсан, Красноярск һәм Белосток |
Кардәш шәһәрләр | Ульсан, Красноярск һәм Белосток |
Бүләкләр | ![]() |
Тум[1] яки Томск (рус. Томск) — Русиядәге шәһәр, Тум өлкәсенең административ үзәге. Көнбатыш Себернең көнчыгышында, Том елгасының ярларында урнашкан. Шәһәрдә елга порты, тимер юл станциясе, аэропорт бар.
2018 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 574 002 кеше яши[2].
Тум 1604 елда барлыкка килгән. 1804—1925 елларда Томск губернасы үзәге. Шәһәр 19 гасырның 30-еллары охиридан, Тум вә Янәсәй губерналарында алтынны күпләп чыгара башлавы сәбәпле, Себернең мөһим сәүдә, кәсепчелек вә транзит үзәгенә әверелгән. Томскида 1880 елда Русиянең Азия өлешендә беренче университет, 1896 елда Себердә беренче югары техника уку йорты — технология институты ачылган. Патша Русиясе дәверендә сөрген урыны булган.
Томскида машиналар төзү һәм метал эшкәртү (җиһазлар төзү, электротехника сәнәгате, муентерәкләр (подшипниклар), әсбаплар һ.б.), химия, агач эшкәртү, азык-төлек, җиңел сәнәгатьләре үсеш алганнар. Төзелеш материаллары ширкәтләре бар. Шәһәрдә РФА Себер бүлекчәсенең гыйльми үзәге; 7 югары уку йорты (шул исәптән, Томск дәүләт университеты), 10 театр, музейлар (шул исәптән, Томск университеты музее), Ботаника бакчасы бар. Мигъмарият һәйкәлләре: Воскресение чиркәве (18 гасыр азагы — 19 гасыр башы), сәүдә рәтләре (18—19 гасырлар) сакланган.
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[3].
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1897[4] | 1926[5] | 1939[6] | 1959[7] | 1970[8] | 1979[9] | 1989[10] | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
52 221 | 92 485 | ~145 000 | 248 823 | 338 389 | 420 730 | 501 963 | 487 838 | 524 669 |
Милләтләр (2010): урыслар — 91,7%, татарлар — 1,7%, украиннар — 1,0%.
Истәлекле урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр 4 районга бүленә:
- Киров районы
- Совет районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
Шәһәрдә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галия Измайлова (1923-2010), балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962).
- Рәис Бохараев (1929-2009), КДУ профессоры.
- Роза Исмәгыйлева (1928), Африка белгече.
Татар матбугаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-2%20том.pdf
- ↑ 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/census.php?cy=0
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-12-11, retrieved 2014-10-13
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-17, retrieved 2014-10-13
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-11, retrieved 2014-10-13