Нократ татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ татарлары latin yazuında])

Нократ татарлары — казан татарларының этнографик төркеме. Удмуртиядә (Юкамен районы, Глазов районы, Балезино районы, Яр районы) һәм Киров өлкәсендә яшиләр. Нократ (карин), Чүпче (Югары Чүпче) астөркемнәренә бүленәләр.

Ар теле йогынты ясаган татар теленең нократ сөйләшендә сөйләшәләр. Мәдәни яктан казан татарлары, арлар һәм бисермәннәр йогынтысында формалашканнар.

Нократ татарлары — казан татарларының этнографик бер төркеме. Вятка — Нократның сулъяк кушылдыгы Чүпче елгасы буенда яшәүче бу татарлар төркемчәлек исеме итеп үзләренең тарихи үзәге булган Нократ (Карино) авылы атамасын алганнар. Бу авыл 1542 елгы чыганакларда Вятка җирендәге шәһәрләр белән бергә искә алына. Авыл янында әле хәзер дә элек ныгытмалары булган шәһәрчек эзләре бар. Тарихчы галимнәр Р.Н. Степанов, М. Г. Госманов фикере буенча, урта гасырларда Нократ аерым кенәзлек үзәге булган. Нократ татарлары бүгенге административ бүленеш буенча Киров өлкәсенә (Слободск р-ны) һәм Удмурт республикасына (Юкамен, Балезин Һем Глазов районнары) карыйлар. Революциягә кадәр бу төбәк Вятка губернасының Слободск һәм Глазов өлкәләренә кергән. Нократ татарлары күп санлы түгел: 1920 елларда алар 15 мең кеше чамасы исәпләнгән (барлыгы 40 тан артык авыл) Нократ татарлары актив миграцион процессларга катнашканнар. Мәсәлән, Алабуга ягы татарларының шактый өлеше — нократ татарларыннан, бер өлеше Башкортстанга да күчкән, Казан артына да килеп чыккан.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Баязитова Ф.С. Нократ сөйләше: рухи мирас. Гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор. – Казан, 2006.
  2. Исхаков Д.М. Нократ татарлары // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 175-179 б.
  3. Исхаков Д.М. Новое в энографических исследованиях татарского народа. – Казань, 1978.
  4. Исхаков Д.М. Татаро-бесермянские этнические связи как модель взаимодействия булгарского и золотоордынско-тюркского этносов // Изучение преемственности этнокультурных явлений. – М., 1980.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]