Кормыш татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кормыш татарлары latin yazuında])
Кормыш татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Түбән Новгород өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кормыш татарларыМәскәү кенәзлегенең көнчыгышында, Болгар дәүләте белән чик буендагы Кормыш шәһәре тирәсендә (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Кормыш районына керә торган авыл), соңрак Кормыш өязе территориясендә яшәүче төрки телле татар халкы. Биредә Владимир, Түбән Новгород һәм Мәскәү кенәзлекләре оешканчы ук яшәгән болгар, маҗар, бортас, мордва, чирмеш һәм мишәр халыкларынынң дәвамычлары булып саналалар.

Кормыш татарлары XV—XVIII гасырларда рус хакимиятенә хезмәт иткән, ә моңа кадәр сарай патшаларына, ягъни Алтын Урда ханнарына хезмәт иткән төрки кенәзләре нәселеннән саналалар.

XVII гасырның беренче егерме еллыгында Кормыш өязендә Княгинино һәм Кормыш юллары буйларында сак станицалары функцияләрен башкарган 8 татар утары булган. Алар арасында Моклока, Ишеево, Анда һәм Вакаево (хәзер Урга) авыллары озак вакыт яшәп торганнар. Шковерка елгасы янындагы Усадта, Андосовта төрки элементларның язмышы башкачарак булган. Алар XVII гасырның беренче яртысында юкка чыккан, чөнки соңрак документларда алар турында искәртелми. Фоминкаларның татар халкы этник яктан тотрыклырак була, аның урыслашуы XIX гасыр урталарында тәмамлана, инде 1784 елда ук Фоминкаларда рус алпавыты шактый җир биләгән.[1]

1612 елга мари, мордва һәм рус авыллары арасында Алатыр, Арзамас һәм Кормыш өязләрендә ясаклы 13 татар авылы була. 1780 елда Кормыш өязе татар торак пунктлары белән бергә Түбән Новгородтан Сембер наместниклыгына (1796 елдан – губерна) күчә. 1870 елда Кормыш өязендә 20 492 татар кешесе исәпләнгән.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Арзамасский филиал Государственного архива Нижегородской области (далее АФГАНО), ф. р.-178, оп. 1, д. 24, л. 32 об.
  2. Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Грамоты и отписные 1611–1612 гг. Курмышскому воеводе Елагину // Летопись занятий археографической комиссии. 1861 год. Вып. 1. — СПб.: Типогр. П. А. Кумина, 1862.
  • Список населенных мест Российской империи по сведениям 1859 года, составленный и издаваемый Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. XXV. Нижегородская губерния. — СПб.: Изд. Центр. Стат. комитет МВД, тип. Карла Вульфа, 1863. — С. XXXIX.