Эчтәлеккә күчү

Татар Моклокасы

55°48′34″ т. к. 45°34′24″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Моклокасы latin yazuında])
Татар Моклокасы
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Маклаковский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Маклаковский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 1494 (2002)[2],
1059 (2010)[2]
Почта индексы 606290
Җирле телефон коды 83165
Карта

Татар Моклокасы — Түбән Новгород өлкәсе, Спас районында татар авылы. 2008 елдан ул Маклаково авыл советы үзәге. Авыл советына тагын кечерәк 4 рус авылы керә.

Халык саны
2002[3]2010[3]
14941059

Татар Моклокасы элегрәк Түбән Новгород төбәгендә иң зур авылларның берсе була. Хәзер биредә 1250 кеше кеше яши. 800-гә якын хуҗалык исәпләнә. Кышын яшәүчеләр 800, ачык йортлары саны 600.[4] Ә колхозлар күтәрелеш кичергән 70-80-нче елларда Моклокада 3 мең 500 кеше булган.

Авыл белән бәйле шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1888 Шаһимәрдан Ильясов «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1953 Санкт-Петербург
1893 Шаһимәрдан Мөхәррәмов
1952-02-06 Зәки Гомәрев көрәшче
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Авылда беренче медцина ярдәме учреждение — табип амбулаториясе эшли, 1 терапевт, 4 урта медик персонал, кече медик персонал −2, йөртүче эшли. 15 урын, көн дә 25-30 кеше мөрәҗәгать итә. Кабинетлар: фельдшерская, хатын-кыз консультациясе, балалар кабул итү, процедуралар ясау, перевязочная. Амбулатория каршында даруханә бар.[5]

Мәктәп зур: актлар залы, зур спорт залы, 16 уку бүлмәсе, 120 кешелек ашханә, 10 мең китаплы китапханә, кярханәләр. 0,5 га ярдәмчел хуҗалык.[5] Татар Моклокасы мәктәбенә урта мәктәп статусы 1936 елда бирелгән. Аның бүгенге ике катлы бинасы 1989 елда төзелгән. 2012/13 уку елында биредә райондагы дүрт татар авылыннан 113 укучы белем ала — Бозлаудан 11, Тукайдан 18, Ишавылдан 4. Аларны 2 автобус йөртә. Калган 80 укучы Татар Моклокасыныкы. Барлык класслар да бар. Иң зур класс — тугызынчы, анда 24 укучы. Биш кенә укучы булган 6 нчы класс иң кечкенә. Беренчегә быел тугыз бала килгән. 2013 елга беренче класска биш, 2014тә өч бала көтелә. Киләсе елларда да шулай гына. (Җитмешенче елларда укучылар саны 1200гә җиткән, дүртәр, бишәр параллель класслар булган). Районда бердәнбер булып калган татар мәктәбендә балаларга 21 укытучы белем бирә. [6]

Татар Моклокасы авылына көчле инвестор — Кучеров В. В. җитәкчелегендәге «Агро-1» оешмасы килде. Атна саен базар уза.