Чүмбәли
Чүмбәли | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Түбән Новгород өлкәсе |
Район | Краснооктябрск районы |
Координатлар | 55°19'48"N, 45°43'48"E |
Халык саны | 488 кеше |
Милли состав | татарлар |
Рәсми сайт | chembileyskiy.narod.ru |
Чүмбәли, Цүмбәли (рус. Чембилей) — Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан татар авылы.
720 йортта нибары 488 татар яши. Кышын яшәүчеләр 300-гә кала, 200 йортта торалар. Чүмбәли төп мәктәбендә 32 укучыга 12 укытучы белем бирә. [1]
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Атаманың килеп чыгышы төгәл билгеле түгел. Бер фикер буенча Чүмбәли атамасы фин-угор телләреннән кергән сүз булып санала. Мордва теленнән ул чын кеше дип тәрҗемә ителә[2]. Халык этимологиясе аны җирле татар сөйләмендәге шалаш, куыш мәгънәсенә туры килүче чумвал сүзе белән бәйли.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XVIII гасыр ахырында ук бу авылда 1102 кеше яши торган була.