Шөбиле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шөбиле latin yazuında])
Шөбиле
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Сергач районы
Координатлар 55°28'20"тн, 45°23'40"кнч
Беренче телгә алу 1586
Халык саны 564 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83191
Почта индексы 607510
Русча атама Шубино

Шөбиле (рус. Шубино) – Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы татар авылы.

604 йортта 490 татар яши. Кышын 160 йортта 400 кеше яши. Башлангыч мәктәпләренә 7 бала йөри. [1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл беренче тапкыр 1586 елда телгә алына. Авыл атамасына килгәндә ул Шөбилен нигезләүчеләрнең берсенең исеменнән - Алатыр өязе йомышлы татары Бикбулат Шубадан алынган дип уйланыла.[2]

Шөбиле авылына нигез салган бабалар иң элек, 16 нчы гасырның азагында һәм 17 гасырның башында килеп утырганнар “билге ”дигән урынга. Берничә ел яшәп, төшкәннәр Пиана елгасы яныны. Берничә дистә кешеләре күмелгән беренче итеп урнашкан урыннары ягалый. Аны хәзер “мазарлар өсте” диеп йөртәләр. 1720 елларда гына яңа зиратлар ачылган. Анда беренче булып, Бекеш Розбахтеев нәселеннән булган, Сөләйман исемле авылдаш күмелгән.

1686 ел. Авылларда, шулай ук Шөбилендә, өяздән комиссия булып үтте. комиссия күпме татарлар барлыгын исәбен, аларның җир күләмен, кемнәр артында ул җирләр кулланыла икәнлеген документка кертте. Шул авылдашларның арасыннан 23 гаилә Уразай Розбахтеев иптәшләренең оныклары һәм уллары иде. Шуларның 17 – бабалары җирләренә, 2 - әтекәйләре җирләренә, калганнары- улсыз, вафат булган авылдашларының җирләренә урнашкан иделәр. Бу заманда йомышлы татарларның әһәмияте кимегән иде. Рус патшасы тотынды регуляр армия, полклар җыярга.

1705-1706 елларны тагын, хәрби хезмәткә яраклы булган татарларны патша указы белән Сембер шәһәренә җибәрергә булдылар.Анда яңа хәрби полк төзелде Алатырь һәм Арзамас уездларындагы булган күбесе авыллардан җыелыштырылган хезмәтчел татарлардан. Бу полкны Симбирский рейтарский полк диеп йөреттеләр.

Нибары 500 артык кеше бар иде. Һәр авыл төрле булган санда җибәрде хезмәткә кешеләрне. Алар үзләренең атлары, кораллары, ашамлыклары белән тиешләр иде килергә хезмәткә. Кайсы авылдан 25, 30, берәре 40 кешегә кадәр тапшырды.

1775 елларда авылда 75 йорт бар иде, 263 ир кеше, 248 хатын кеше.

1780 елларда Рус хөкүмәтендә тотынды “Генеральное размежевание ” эшләре. Анда губерния, уезд, шәһәр һәм авыллар арасындагы чикләрне яңадан караштыру, үзгәртә фикерләре иде. Бу вакытка, авылда 75 йорт, 263 ир һәм 248 хатын исәпләнде.

1799 ел. Әллә Батырша, әллә Емельян Пугачев восстаниеларында татарлар Рус патшасына каршы көрәштә катнашкан өченме, әллә берәр башка сәбәп булганмы, Арзамасская межевая кәнсәләрия безнең яктагы 11 татар авылының җирләрен алып рус алпавытларына бирде. Шулай ук бирмәкче иде безнең Шөбилендә булган Бекеш Розбахтеевтан нәселенә күчкән җирләрне алпавыт Нормацкаяга. 1799 елны, шул тарафлый 11 авылның батырлары Сергач өязе судына жалоба белән чыкты. Шуннан соң гына безнекеләргә һәм башка авылларның җирләрен кире кайтардылар.

Бүгенге көндә авылда мәчет һәм мәктәп эшләп килә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында күпме татар яши?
  2. В 1611 г. «в Залесном поместье на реке на Пьяне подле речки Пицы в деревне в Чуфарове на отделе (т. е. размежевание земли — авт.)...» среди других присутствовали «Алаторсково-жъ уезда татарские деревни Шубина служивой татарин Исен Богдав, да Бекбулат Шуба».


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]