Кормыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кормыш latin yazuında])
Курмыш
Карта
Ил Россия
Республика Түбән Новгород өлкәсе
Муниципаль район Пилнә районы
Координатлар 55°49'50.0"тн, 46°5'19.8"кнч
Нигезләнгән 1372
Халык саны 1 031 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83912
почта индекслары 607497
Автомобиль коды 52, 152

Курмыш, шулай ук Кормыш[1] (рус. Курмыш, чуаш. Кӑрмӑш) — Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районында урнашкан авыл, Курмыш авыл җирлеге составына керә.

Халык саны — 1 031 кеше (2010).[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Курмыш Сыры елгасы өстендә, Түбән Новгороддән 180 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Курмыш 1372 елда краепость буларак нигезләнә. 15 гасырда Казан ханлыгы белән чигендә булу аркасында зур стратегик мөһимлеген ала.

1445 елның август-октябрендә Курмышта Василий II кенәзе Олуг-Мөхәммәт ханда пленда була.

1859 елда Курмышта 5 чиркәү, 326 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.[3][4]

1780 елданСембер губернасы Курмыш өязе үзәге (1923 елга кадәр). 1925 елда авылга үзгәртеп корыла.

19291957 елларда — Курмыш районы үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859[3] 1897[5] 2002[6] 2010
2 273 3 889 1 203 1 031

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[7] 2010[8]
руслар 83,8% 87,8%
чуашлар 13,8% 11,0%

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]