Эчтәлеккә күчү

Болгар татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгар татарлары latin yazuında])
Болгар татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Әстерхан өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

әстерхан татарлары

Болгар татарлары (татарлар[1]) — әстерхан татарлары составындагы этник төркем.[2] Әстерхан татарларының күпчелеге кебек үк, үзләрен аерым этник җәмгыять буларак аерып тормый, һәм нигездә, үзләрен татарлар дип саныйлар, казан татарларына мәдәният һәм тел ягыннан якын торалар.[3]

Болгар татарлары күпләп яшәгән урын булып Әстерхан өлкәсенең Икрян районы Яңа Болгар авылы тора, субэтносның аерым вәкилләре Бәхтимердә, Әстерханда, Мәскәүдә дә яши.

Әстерхан өлкәсе территориясендә, татарларның, ким дигәндә, дүрт этник төркеме яши: әстерхан татарлары, шулай ук йортлылар, карагашлар һәм алабугатлар. Тарихи күзлектән караганда, соңгы өч төркем нугай күчмә кабиләләреннән гыйбарәт, алар бары тик XIX—XX гасырларда гына утрак тормышка күчкәннәр. Бу төркемнәрнең телләре әдәби татар яки аның диалектына караганда нугай теленә якынрак.[4] Әстерхан татарлары казан татарларына тарихи яктан якынрак, әмма бу җирләргә элегрәк күченгәнгә шулай ук казакъ һәм Кавказ халыклары йогынтысына дучар булганнар.

Болгарлылар Әстерхан өлкәсендәге этник төркем, алартатар халкына карый. Яңа Болгар авылына 1918 елда ачлыктан качкан казан татарлары һәм татар-мишәрләр тарафыннан нигез салына.[5] Бераз соңрак аңа Нариман районы авылларыннан әстерхан татар гаиләләре күчеп килә. Алда әйтелгәнчә, нугай этник төркемнәреннән аермалы буларак, Болгар халкының Урта Иделдәге татар халкына, чыннан да, якынлыгы турында шик юк. Шуңа да карамастан, аларның төрле халыклардан формалашкан составы (казан татарлары, мишәрләр, әстерхан татарлары һ.б.), мәдәнияттә һәм яшәү рәвешендәге кайбер аерымлыклар (юртларга хас сугару игенчелегенә күчү, калмык көйләре һәм биюләре) һәм телләре (төрле татар диалект ареалларының бер-бер артлы үрелеп баруы һәм Әстерхан өлкәсенең башка халыклары телләреннән алынмалары булу), аларны татар халкы составында мөстәкыйль субэтнос дип санарга мөмкинлек бирә.

  1. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  2. Managing Ethnic Diversity in Russia / Ed. Oleh Protsyk, Benedikt Harzl — Oxon, 2013 — P. 180
  3. Евстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник) — СПб.: Litres, 2008
  4. Арсланов Л. Ш. Юртовских татар (астраханских ногайцев) язык // Языки мира: Тюркские языки. Бишкек: Кыргызстан, 1997. С. 506—513.
  5. Сиражетдинов Ш. К. История села Новые Булгары. Астрахань: Волга, 2001. С. 11.
  • Алексеев Ф. Г. Астраханские татары-булгаринцы и их язык // Филология и лингвистика. 2017. № 2. С. 23-25.
  • Алексеев Ф. Г., Сатанова Д. С. Языки Астраханской области // Малые языки. 2017. № 4. С. 14-18.
  • Арсланов Л. Ш., Викторин В. М. Астраханские Ново-Булгары // Идель. Молодёжный журнал Татарстана. 1989. № 4, октябрь. С. 38.
  • Сиражетдинов Ш. К. История села Новые Булгары. Астрахань: Волга, 2001. 160 с.
  • Юсупов Д. Булгары — в дельте Волги //Идель. Молодёжный журнал Татарстана. 1992. № 1-2. С. 96-97.