Каракалпак татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каракалпак татарлары latin yazuında])
Каракалпак татарлары
Үз аталышы

татарлар, казан татарлары

яшәү җире
Теле

татар теленең казан диалекты татар-каракалпак сөйләше, казакъ теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Каракалпак татарлары (әстерхан каракалпаклары, урал каракалпаклары, калпаклар[6], казан каракалпаклары, мишәр каракалпаклары) — татарларның Волгоград өлкәсенең Палласовка һәм Старополтав районнары, Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Бүкәйурдасы һәм Җәнибәк районнарында күпләп яшәүче этник төркеме.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каракалпак татарлары күпләп яшәгән урын булып Волгоград өлкәсенең Палласовка районы Палласовка станциясе, «Кумыс» санаториясе, Иске Полтавка районы Гмелинка авылы, Әстерхан өлкәсенең Актүбә районы Түбән Баскунчак авылы, Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Бүкәйурдасы районы Сайкын авылы һәм Җәнибәк районы Борсы авылы, Казталов районы Карасу авылы тора, субэтносның аерым вәкилләре бу өлкәләрнең башка торак пунктларында, Сарытау өлкәсе дә яшиләр, бер өлеше әстерхан татарлары эченә дә кергән.[6] Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Бүкәйурдасы районы Сарбаста и Сегир-Кудук авылларында (хәзер Шонай авылында саналалар)[7] казакълар белән кушылып татар-казакъ телләре кушылмасында сөйләшәләр.[8] «Каракалпакларның» «казах», «татар», «каракалпак» дип язылганнары да бар.[6]

Саннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Казакъ ССРның Урал округында хуҗалык башлыклары буларак 845 ир-ат «каракалпак» исәпләнә, ягъни аларның гаиләләре белән, барлыгы 3-4 мең каракалпак татары кеше яшәгән. Россия губерналарына караган Александров Гай (1895 елда эшләтеп җибәргәннән соң) һәм Палласовка, Кайсацкая (икесе дә 1909 елда) тимер юл станцияләрендә дә шул кадәр яшәгә дип уйланыла. Кайберләре исәпкә алынмаска да мөмкин, чөнки (хәтта бер гаиләдә дә) каракалпак, казах, татар, башкорт кебек язылганнар.[9] Г. Н. Дроздов «каракалпакларның» санын Урал округында — 845, Таловск районында — 597, Джаныбек районында 247 каракалпак яши, ягъни барлыгы 1687 кеше дип күрсәткән.[6]

Бүгенге көндә аларның ике меңләбе Казакъстанда, тагын ике меңе Волгоград һәм Саратов якларында яши дип санала.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан каракалпаклары дигән этник төркем фәндә XIX гасырның икенче яртысында билгеле була. Каракалпак татарлары 1817 елда Түбән Идел далаларына килеп чыгалар һәм рәсми документларда 1827 елдан билгеле булып китәләр. 1827 елда Баскунчак күле тирәсендә яшәгән 61 татар үзләрен «кундару татарлар» итеп язуларын сорап үтенеч язган. 1847 елда бу «каракалпакларның» саны 68 ир, 66 хатын-кыз исәпләнгән. Бер өлеше соңрак Әстерхан иркендәге Биштүбә авылына күчереп утыртыла, Килдермеш авылында да төпләнәләр. Казакчы (казанлы) ыруының кайберләре Ставрополь крае Камыш Борын авылына күчереп утыртыла.[6]

1799—1801 елларда Идел буендагы казахларның Бүкәй Урдасы солтаны Бүкәй хан рус армиясеннән далага качкан идел буе татарларын (Бөгелмә, Бәләбәй, Богырыслан якларыннан) Урдада алып кала, качкыннарга яшеренер өчен каракалпак атамасы бирелә.[9][1] Шулай итеп, казахлар арасында «калпак» яки «каракалпак» исемен йөртүче татарлар төркем килеп чыга.[1] 1810 елларда буйсынмауда гаепләп, аларны Урдадан Россия империясе чикләренә кудырта һәм алар урынына 1840 елларда Алтавыл (нигездә Лятошинка) мишәрләрен ала.[9][1] 1841—1842 елларда аларның күпчелеге Бүкәй хан улы Җангир белән орышып Иделнең уң як ярына күченеп Яңа Әскәр, Биштүбә, Килдермеш авылларын нигезлиләр[9]. Калганнары казан-каракапаклары белән кушылып Каспий буе казакълары арасында урнашалар, казакъларның һәм нугайларның «калпак» ырулары булып китәләр,[9] карагаш нугайлар арасындагылары «шобалатчы-найман ыруы»­н­нан санала башлый.[1]

Кайбер авторлар аларны каракалпакларның бер төркеме дип күрсәтергә тырышкан, әмма моңа бернинди дә дәлил табылмаган, ә бу аларның теле өйрәнелмәү белән аңлатыла.[6] 1978 елда бу сөйләш өйрәнелә, һәм аның татар теле сөйләше икәне билгеле була.[6] Антропологик яктан алар мишәр, казан татарларыннан аерылмыйлар. Аларны формалаштыуда татарлар, бохарлыклар, хивалылар катнашкан дип санала. Шул ук вакытта күпчелек өлешен Лятошинка мишәрләре, казан татарлары һәм чембар (Алтавыл) мишәрләре тәшкил иткән.[10] Үзләре чыгышларын Оренбург губернасының Бөгелмә һәм Бозаулык өязләре, Уфа губернасының Бәләбәй өязе татарлары белән бәйләгәннр.[6]

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакълар арасында шактый озак яшәүләренә карамастан, күпчелек каракалпакларда үзаң, татар теле сакланган. Җирле татарлар ике телле. Татарча да, казакъча да сөйләшәләр. Икетеллелек аларның теленә йогынты ясаган. Гаиләдә татар телендә сөйләшәләр, туган тел дип татар телен саныйлар һәм үзләрен «татар — казан татары» дип йөртәләр. Җирле татарларның формалашуында урта диалект вәкилләреннән тыш Волгоград өлкәсендә яшәүче мишәрләр дә катнашкан.[10] «Каракалпакларның» «казах», «татар», «каракалпак» дип язылганнары да бар.[6]

Тел ягыннан аларның телләре урта диалектның аерым мөстәкыйль татар-каракалпак сөйләше итеп карала.[6]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каракалпакларда татарларга хас материаль һәм рухи мәдәниятне, фольклор үрнәкләрен дә шактый тулы саклаганнар. Мәсәлән, аларда «Сак-Сок бәете», «Җизнәкәй», «Баламишкин», «Карурман», «Зиләйлүк» көйләре киң таралган.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 В. Викторин. «Калпак», «каракалпак» атлы татарлар кемнәр алар? «Сөембикә», № 10, 2007..
  2. Итоги переписи 2020..
  3. Национальный состав городских округов и муниципальных районов. әлеге чыганактан 2014-12-23 архивланды. 2014-12-28 тикшерелгән.
  4. ВПН том 4. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по муниципальным образованиям Астраханской области. әлеге чыганактан 2014-01-17 архивланды. 2014-09-09 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Численность населения Западно-Казахстанской области по отдельным этносам на начало 2019 года. әлеге чыганактан 2020-06-04 архивланды. 2023-12-07 тикшерелгән.
  6. 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 Л. Ш. Арсланов. КЕМНӘР АЛАР «ӘСТЕРХАН КАРАКАЛПАКЛАРЫ?».
  7. Почтовые индексы Аул(село) Шонгай, район Бокейординский
  8. Р. В. Ишмухамбетов. Положение «принятых» служилых групп при ханах и в обществе Букеевской Орды. Астрахань. 2019..
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 История татар с древнейших времен. В 7- ми томах / Гл. ред.: Р. С. Хакимов; Науч. ред.: Р. Р. Салихов. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2002—2013.
  10. 10,0 10,1 Р. В. Ишмухамбетов. Татары-калпаки – особая этносоциальная группа Букеевской Орды казахов: история и современность Астрахань. 2019..

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ишмухамбетов Р. В. Феномен служилых групп Букеевской орды Каспийский регион [Текст] / Р. В. Ишмухамбетов // Каспийский регион: политика, экономика, культура. 2017. № 3 (52). 2017. С. 19-29. (0,5 п.л.).
  • Ишмухамбетов Р. В. Татары-калпаки: особая этносоциальная группа Букеевской орды.[Текст] / Р. В. Ишмухамбетов // Ислам и тюркский мир Мат. М/н. научно — практич. Конференции. Елабуга С. 42-46. (0,4 п.л.).
  • Небольсин П. И. Астраханские каракалпаки // Астраханские губернские ведомости. газ. 1852. 8 авг.;
  • Ремнев А. В. Татары в казахской степи: соратники и соперники российской империи // Вестник Евразии. Научн. журнал. № 4. М., 2006.
  • Арсланов Л. Ш. Викторин В. М. Александров-Гай «каракалпаклары» // Мирас журналы. 1998. № 4 (77).
  • Белоусов С. С. Роль торгово-ремесленного населения в создании стационарных поселений на землях казахов Внутренней киргизской орды Астраханской губернии. XIX в. Oriental Studies.2019. № 4. С.