Хивә
Хивә | |
үзб. Xiva | |
Нигезләнү датасы | БЭК VI гасыр |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | Xiva |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Хивинский район[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Хәрәзем вилаяте |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Әгъзалык | Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы[d][1] |
Халык саны | 105 300 (2017) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 109 метр |
Рәсми веб-сайт | khiva.uz |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
![]() |
Хивә (үзб. Xiva, фар. خیوه хивәһ) — Үзбәкстандагы Хәрәзем вилаятенең шәһәре, Хивә районының мәркәзе. Пәлван каналында Үргәнеч тимер юл станциясеннән (Чарджоу — Бейнеу сызыгында) көньяк-көнбатыштарак 30 км ераклыкта урнашкан.
Археологик мәгълүматлар караганда безнең чор башында нигезләнгән. Борынгы Хәйвәк коесы исеме буенча атаган (XVIII гасырга кадәр Хивәк дип атаган). IV гасырның башыннан Харәзем дәүләте эчендә. 712 елда гарәпләр аны яулап алдылар, 1221 елда — монголлар, 1388 елда — Аксак Тимер. XVI гасырдан 1920 елга кадәр Хивә ханлыгының башкаласы. 1740 елда шәһәрне фарсы Надир шаһ җимерелде. 1873 елда Хивәне рус гаскәрләре алдылар, һәм Хивә ханлыгы Россия империясенең протектораты булган. 1920 елдан Харәзем Халык Совет Республикасының башкаласы. 1924 елдан Үзбәкстан ССР эчендә район мәркәзе (1938 елдан Харәзем өлкәсендә). Шәһәрдә мамык чистарта торган, керамика заводлары төгү һәм сувенир фабрикалары, кәләм комбинаты. Авыл хуҗалыгы техникумы, медицина һәм педагогика училищеләре. Халык театры.
Хивә — Харәзем архитектурасының шәһәр-музее (күбесенчә XIX — XX гасыр башы). Ичан-кальга (шәһристан, 1968 елдан архитектура тыюлыгы) һәм Дишан-кальга (рәбат) — XIX гасырның каралтылары белән Көһнә Арк ныгытмасы, Җомга мәчәте (XI–XIX гасылардагы уеп рәсем ясалган агач баганалар), Сәйед-Аллауддин төрбәсе (1303, майолика кабер ташы), кирмән капкалары, дини һәм дөньяви йортлар ансамбльләре, шул исәптән Таш-Хаулы (1830–1838) һәм Нуруллабай (1904–1912) сарайлары, Аллаколы хан комплексы (1834 елдагы мәдрәсә, 1830 еллардагы базар һәм кәрван-сарай), Мөхәммәд-Әмин хан ансамбле (1851/52, мәдрәсә, Кәлтә-Минар манарасы), күпсанлы мәдрәсәләр (Мөхәммәд-Рахим хан, 1871), төрбәләр (Пәһлеван Мәхмүд — XIV гасырның Пәһлеван Мәхмүд кабере янындагы XIX гасырның коңгырат ханларының төрбәсе), мунчалар, кәрван-сарайлар, базарлар, гадәти торак йортлар (уеп рәсем ясалган агач баганалар һәм ишекләр, майолика тышлыклары). Халык сәнгать һөнәре (агачта уеп ясау, керамика, бакырда бизәк төшерү), келәм төгү.
1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1974[5] | 1979[6] | 1989[7] | 1991[8] | 2005[9] | 1 гый 2005 | 2017 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
14 426 | ↗17 460 | ↗24 139 | ↗26 000 | ↗30 973 | ↗40 001 | ↗41 000 | ↗51 000 | ↗55 568 | ↗105 300 |
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нурия Чинкина (1949―2009), педагогика фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты проректоры.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Харәзем
- Хивә ханлыгы
- Харәзем Халык Совет Республикасы
- Харәзем Социалистик Совет Республикасы
- Үргәнеч
- Көһнә Үргәнеч
- ↑ https://web.archive.org/web/20240528143447/https://www.ovpm.org/members/cities/
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Большой словарь географических названий / мөхәррир В. М. Котляков — Екатеринбург: Русское географическое общество, 2003. — 832 бит — ISBN 5-94799-148-9
- ↑ Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.