Татар Интернеты
Татар Интернеты | |
Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.
Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.
Торышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар.
[Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1] Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты
|
- Илдар Габидуллин. 2016 йомгаклары: татар Интернеты. Азатлык радиосы. 2017 елның 15 февраль тикшерелгән.
Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3] Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе
|
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Татнет сәхифәләре рейтингы.
Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши.[2][4] Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры
|
Бәйгеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татнет йолдызлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.
Белем җәүһәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар телендәге матбугат басмалары исемлеге
- Татар телле радиолары
- Татар телле телеканаллар
- Рунет
- Төркем:Татар сайтлары
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Закир Әмирхан. "Якын киләчәктә басма матбугат тулысынча Интернетка күчәчәк". Азатлык радиосы. 2017 елның 15 февраль тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Ильнур Ярхамов. На перевод сайтов на татарский язык у республиканских властей нет денег. Из 277 государственных порталов татароязычному населению доступны только треть. https://kazanfirst.ru/.+2016 елның 5 декабрь тикшерелгән.
- ↑ (рус.)«Сегодня в Интернете действуют 277 порталов органов власти, из которых только 102 также ведутся на татарском языке. У многих министерств, ведомств и других органов власти не хватает денег на содержание специалиста, готового отвечать за татароязычный контент на сайте. Поэтому каждое министерство «как может, так и выкручивается». Он сообщает, что на тех сайтах, где есть татарское наполнение, использование языка сводится лишь к написанию статей и пресс-релизов. Остальные разделы остаются только на русском языке.»
- ↑ (рус.) «Такой татароязычный ресурс как Matbugat.ru посещает около 26 000 посетителей в месяц. Если суммировать все сайты татнета, то доля в 47 % придётся на ресурсы, сделанные школьниками или учителями. Ежегодно создаются в татнете 80—130 сайтов, из которых более половины существует 1—2 месяца.»
- ↑ Бәйгенең рәсми сәхифәсе(үле сылтама) (рус.)