«Мәдәни Җомга» газетасы

| «Мәдәни Җомга» газетасы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 4 май 1995 |
| Нигезләүче | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
| Дәүләт |
|
| Ана ширкәт | Татмедиа |
| Штаб-фатирының урнашуы | Декабристлар урамы, Мәскәү районы, Казан, Татарстан |
| Мөхәррир | Ләбиб Лерон[1] |
| Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
| Адрес | 420066, Россия, Татарстан, Казан ш., Декабристлар урамы, 2 |
| Рәсми веб-сайт | madanizhomga.ru(тат.) |
«Мәдәни Җомга» газетасы — Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Мәдәни җомга» гәҗите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырыла.[2] Татарстан хөкүмәте Татарстан хәбәрләре көндәлек гәзитен ябып, аның урынына, мәдәният министрлыгы киңәше белән атналык мәдәният турында басма чыгарырга карар кыла.
1995 елның 21 июлендә «Мәдәни җомга»ның беренче саны чыга. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров.
2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылган, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә укучыларына ирешә.
Тиражы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 ел ахырында тиражы – 3 100 данә.
- 2023 елның 14 июленә ― 2 500 данә.
- 2024 елның 1 декабренә ― почта аша язылган 129 абунәче калган[3]
Тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.
«И Туган тел…» кушымтасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Мәдәни җомга» гәҗите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле «И Туган тел…» кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. «И Туган тел...»дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баш мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995-2015 — Зиннур Мансуров
- 2015-1.11.2024 — Вахит Имамов
- 2.11.2024-2026 — Ләбиб Лерон
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире итеп язучы Ләбиб Лерон билгеләнде. — Ирек мәйданы.
- ↑ КМ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН. ПОСТАНОВЛЕНИЕ от 4 мая 1995 г. N 268 О ГАЗЕТАХ "ТАТАРСТАН ХЭБЭРЛЭРЕ" И "ИЗВЕСТИЯ ТАТАРСТАНА"
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Мәдәни җомга»ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк! Интертат, 1.12.2024
