«Бөгелмә авазы»

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Бөгелмә авазы» latin yazuında])
«Бөгелмә авазы»
Формат

муниципаль


Гамәлгә куючы

Бөгелмә район советы

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Мөхәрир

Наталья Панина

Нигезләнгән

1991

Тел

татар

Төп офис

423230, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһ., К.Маркс урамы, 32 нче йорт, “Бөгелмә авазы” газетасы редакциясе

Тиражы

1 553
↓ 748 (2019)


язылу индексы

16010

Веб-сайт: http://bugulma-tat.ru/

Бөгелмә авазы (рус. Бугульма авазы) – Бөгелмә районы һәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси, мәдәни гәзите.

Совет заманында Бөгелмә районында мөстәкыйль гәзит булмый. «Ленин байрагы» «Ленинское знамя» газетасына тәрҗемә буларак атнага өч тапкыр чыга.

1990 елны җәмәгатьчелек таләбенә буйсынып, Бөгелмә район советы мөстәкыйль газет чыгарырга әмер биргән. «Бөгелмә авазы» дип исемләнгән басманың беренче саны 1991 елның 1 гыйнварында чыга. Гәзитнең беренче мөхәррире – дөньядан иртә киткән язучы, шагыйрь Мәхтүм Мостафин. Мәхтүм Мәхмүт улы Моңсар шәһәр шигърият клубы оештыручысы, Тукай укуларын башлап җибәрүчесе, татар гимназиясен, татар-төрек лицеен, татар мәдәнияте үзәген барлыкка китерүдә ярдәмен күрсәтә.

«Бөгелмә авазы» татар халкының мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән һәм Татарстан җөмһүрияте бәйсезлеген яклаучы кыю басма була. Газета битләрендә Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Миргазиян Юныс башка татар публицистларының, җирле авторлар Дамир Асылов, Дефак Рәхмәти, Фазыл Вәлиәхмәт язмалары даими күренә. Газета Татарстандагы муниципаль басмалар арасында беренчеләрдән булып Интернет-сәхифәсен булдырды (2003 елданhttp://avazi.jino-net.ru/(үле сылтама)). 2005 елда «Бөгелмә авазы» «Татмедиа» ҖЧҖкә кушылгач, әкренләп иҗади коллектив куып таратыла, сайт юкка чыгарыла.

20072016 елларда баш мөхәррир — Руслан Сирин улы Җәләев.

2019 елның 3 июнендә «Бөгелмә авазы» юридик зат булудан туктаган, «Бугульминская газета» редакциясенә кушылган. Ике гәҗитнең дә җитәкчесе бер кеше –​ Наталья Панина. Ике гәҗит тә атнасына бер тапкыр 24 битле булып чыга, «Бугульминская газета»ның тиражы – 2 210, «Бөгелмә авазы»ныкы — 748 данә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]